«Зур үзгәрешләр бар дип әйтә алмыйбыз»: Мөслимдә кабул ителгән «Әхлак кодексы» нинди нәтиҗәләр бирә?

Монда халык сүгенми, чүпне җиргә ташламый, түтәлләрдән чәчәкләрне өзми, һәйкәлләрне җимерми… Балалар китапханә, музейларга күбрәк йөри башлаган. Әхлак бетте дип сүккән заманда, киресенчә, алга китеш бар. Районда  кабул ителгән  «Әхлак кодексы»ның нәтиҗәсеме бу, әллә халыкның культурасы үзгәргәнме?

«Балаларны үзгәртеп була»

Мөслим кагыйдәләр белән яши хәзер. Моннан өч ел элек районның халык  күп йөри торган сигез урынына әхлак кагыйдәләрен элгәннәр иде. Болар – үзәк хастаханә, сәүдә үзәкләре, су буйлары һәм башка урыннар. Анда «Туган ягыңның тарихын бел», «Гореф-гадәтләрне сакла!», «Әти-әниеңне хөрмәт ит», «Табигатьне ярат, чисталыкны сакла», «Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел» һәм башка  кагыйдәләр язылган. Бер караганда, барыбыз да ишеткән сүзләр. Кызык, моның белән генә тәрбияне үзгәртеп буламы икән?

Сүзне балалардан башлыйк әле. Соңгы вакытта алар музейга ешрак йөри башлаган. Моңа кадәр  бу оешмаларга  кергәндә, аяк киемнәрен сөртмәүчеләр булса, хәзер мондый хәлләр күзгә ташланмый. Элек музей каршындагы чәчәк белән тулган арбага менеп утыручысы да, тартып караучысы да табылган. Яшьләр  хәзер матурлыкны күрергә һәм сакларга өйрәнгән. Мөслим туган як музее директоры Назилә Бәдретдинова әнә шулай ди.

– Музейга әби-бабайлар оныкларын алып килә. Укучылар да еш йөри башлады. Яңалыклар белән кызыксынып торалар. Музейга килгәч, сөйләшү, телефонда актарынып утыру юк.  Начар сүз сөйләмиләр. Өлкәннәргә карата да мөгамәлә үзгәрде. Бу – мәктәп тәрбиясе, һәр оешманың үз кагыйдәләрен аңлату нәтиҗәсе, – ди Назилә Бәдертдинова.

Симәк авыл җирлеге башлыгы Рифас Садретдинов та, кодекс кертелгәч, үзгәрешләр башланды, ди. «Безне берәү дә шушы кагыйдә буенча яшәргә мәҗбүр итми. Барыбыз  бергә тырышканда гына нәрсәгә дә булса ирешергә мөмкин. Тәрбия өлкәсенә игътибар күптән кирәк иде инде. Олыларны бик үзгәртеп булмый анысы. Шуңа күрә балалар белән күбрәк эшлибез. Мәчетләрдә дин сабаклары өйрәтелә. Балалар арасында сүгенеп сөйләшүчеләр юк. Клубларда спектакльләр, бәйрәм чаралары узамы, башта халыкка тәрбия турында искә төшерәбез», – ди ул.

Битарафлык юк

– Мөслим бик матурланды. Урамда чәчәкләр арасыннан барганда, тәмәке төпчеге атып калдырган кешене күргәнем юк. Моңа берәүнең дә кулы күтәрелми. Матурлык  үзеннән-үзе тәрбияли, бөтен дөньяңны оныттыра. Ял итү урыннарына, Ык буйларына төшкәч, кунакка кайткан туганнарым чисталыкка, матурлыкка шаккатты, – дип сөйли халык  язучысы Фоат Садриев.

Фоат абый әйтүенчә, әхлак өлкәсендә үзгәрешләрне тиз генә күреп булмый. Тик элеккеге кебек битарафлык юк, күпмедер җанлану бар. Әхлак ул – еллар белән үзгәрә торган нәрсә. «Хакимият башлыгының сүзе әхлактан башлана. Идеологик чара буларак, мәктәпләрдә, башка культура оешмаларында да тәрбия хакында искәртеп торалар. Без дә  мәктәпләрдә укучылар белән очрашабыз. Исәнләшүче балалар артты», – ди аксакал.

Мөслимнең яшелләндерү оешмасы җитәкчесе Радик Шәйсолтанов быел  халыкның Сабантуй бәйрәмнәреннән соң артыннан чүп өеме калдырмавын әйтте. Барысы да калдык-постыкны махсус савытка ташлаган. Урамдагы түтәлләрдән чәчәкләр өзүчеләр дә юк икән. Халыкның культурасы арта, ди ул.

Лаеклы ялда булган Моряк Йосыпов та, халыкта тәрбиялелек артуы сизелә, ди.

– Көн саен сәгать 5тә торып, Ык елгасы буйларын әйләнеп, яңа үзгәрешләр тууга сөенеп кайтам. Мөслимдә парклар, яшел зоналар артты. Чит ил делегацияләре матурлыкка сокланып, сездә ничек моны җимермиләр, дип аптырап китә. Үз кулың белән ясаганны ватасы килми ул. Район башлыгы Муллин яшен-картын бергә туплап, үз артыннан ияртә алды. Халык белән бергә булмасаң, бу кадәр эшне башкару да, саклау да мөмкин түгел, –  ди Моряк Йосыпов.

Әйтмәгән белән әйткән бер булмас

 Мөслимлеләрнең «Әхлак кодексы» гамәлгә кертелгәнгә өч ел узды. Бу вакыт эчендә районда ниләр үзгәргән? Район башлыгы Рамил Муллин белән  соңгы еллардагы үзгәрешләр турында сөйләштек.

– Өч ел эчендә генә зур үзгәрешләр бар дип әйтә алмыйбыз. Соңгы 5–6 елда тәрбия мәсьәләсе буенча даими шөгыльләнәбез. Әлеге әхлак кагыйдәләре Рухи һәм әхлакый  үсеш елы кысасында кертелгән иде. Биш ел элек «Мөслим – үз кагыйдәсе белән яши торган җирлек» дигән программа төзедек. Киләчәктә нәтиҗәсен күрербез дип өметләнәбез. Гади сүзләр белән халыкка үз тормышын көйләр өчен кануннар билгеләдек. Без яңалык ачмадык, алар – дөньяви кагыйдәләр, танылган әдипләр, язучыларның әйткән сүзләре. Әхлак кагыйдәләрен халык  белән  бергәләп кабул иттек.

Кодексның һәр пункты буенча бакчаларда, белем йортларында эш алып барабыз. Гаилә, төрле оешмалар белән бергәләп эшлибез.

Рамил Муллин

– Тиребез калынайды, бүген бернигә дә аптырамый башладык. Исәнләшмәсәләр, рәхмәт әйтмәсәләр, гафу сорамасалар, транспортта олыларга урын бирмәсәләр дә,  борчылмыйбыз…

– Үз дөньябызны көйләсәк, җиңел булыр дип уйлыйбыз. Җәмгыять авырый икән, син дә авырый башлыйсың. Тормыш начар дип әйтеп булмый. Тәмле ризык ашыйбыз, матур кием киябез. Тик күңелдә фәкыйрьлек бар. Ялган кыйммәтләрне аера белмибез. Бүген тормыш позициясе аңлаешлы түгел. Идеологик эш бик аксый. Җиңел тормыш эзләү нәтиҗә бирми. Без моны балаларга аңлатабыз, яхшы мисалларны радио-телевидениедә күрсәтәбез. Битарафлыкны бетерергә тырышабыз. Бәйрәмнәрдә балалар үзләре дә катнаша. Үзең катнашкач, ул  начар булмый.

– Урамда сүгенгән кешегә кисәтү ясыйсызмы?

– Сүгенмичә дә бөтен нәрсәне аңлатып була. Андый тупас нәрсәләр кимеде. Җәмгыять тискәре карый моңа. Элек ул төзелештә, авыл тормышында бер нормага әйләнгән иде. Урамда сүгенүчеләр күренми хәзер, ул бит колакны кисә. Урамда  бер-береңне хөрмәт итү дигән нәрсә арта.

– Авылларда эчүчелек мәсьәләсе ничек тора? Бу афәткә каршы ничек көрәшәсез?

– Узган ел белән чагыштырганда, эчүчелек 15 процентка кимеде. Яшьләргә әлеге фаҗига турында аңлатырга тырышабыз. Алар спорт аша, башкача күңел ачарга өйрәнә. Вакытлары булса, баскетбол, футбол уйныйлар, дөньяны башкача күрәләр. Дингә тартылу да сизелә.

Эш булмаса, кеше кырын юлга басарга мәҗбүр була.  Сездә эш белән тәэмин итү мәсьәләсе ничек?

–  Бүген мәшгульлек үзәгендә 37 кеше исәптә тора, 250 вакансия бар. Бу әле – рәсми саннар, чынбарлыкта күбрәк. Эшләгән кешегә эш бар. Авыл хуҗалыгы яки башка кампанияләр, бизнес структуралар булсынмы, яхшы хезмәт хакы түли башлады.  «Август-агро» компаниясендә уртача хезмәт хакы 40 мең сумнан артык. Агромастерныкы – 62 мең сум. Әлбәттә, моның өчен эшләргә кирәк. Җәй көне 500 бала балалар төзекләндерү, яшелләндерү буенча унитар предприятиедә эшләде. Бер яктан акча эшләсәләр, икенчедән, матурлыкны сакларга өйрәнәләр.

  – Күрше белән күрше мөнәсәбәтләре ничек?

– Күрше – иң якыны. Күршегә йөрү бетмәгән, «ахирәт күршесе» дигән нәрсә бар. Күрше белән яхшы мөнәсәбәтләрне сакларга тырышабыз.

– Яшьләр гаилә кора да, тик озак та тора алмый, аерылыша. Сездә вазгыять ничек?

– Бу проблема соңгы елларда бигрәк тә сизелә. 2019 елда 125 пар язылышкан булса, 40ы аерылышкан. Узган ел бик авыр ел булды. 90 пар никахлашкан, ә 64енең гаиләсе таркалган. Монда яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә бар. Ваемсызлыкмы бу, бик җиңел караумы? Кечкенә генә авырлык килсә дә, кеше бик тиз бирешә. Гаилә кыйммәтләре кимеде. Элек туйга әзерләнү үзе бер тарих иде. Хәзер ниндидер бер җиңел очрашу итеп карыйлар. Акча җыйдык та таралдык кебек.

Кызыма еш кына, кызым, бәхетең – итагатьле хатын, әни булуда, дим. Аерылырга җыенган гаиләләр белән сөйләшү бара. Психологик ярдәм күрсәтергә, хәзрәтләргә барырга, шушы институтны үстерергә кирәк.  «Гаилә үсеше» мәктәбе булдырдык. «Гаилә аланы» дигән проект та бар. Махсус аланда яшь парлар үз агачын утырта һәм шуны тәрбияли. Күпбалалы гаиләләр өчен бассейн, кино-театрлар – барысы да бушлай.

Балалар, үсмерләр акны карадан аера белми, дип әйтергә яраталар. Мәктәпләрдә тәрбиягә караш үзгәрдеме?

– Һәр заманның – үз мәшәкате. Бүгенге балалар яхшы яки яман дип әйтеп булмый, алар икенче. Тормышка башкача карыйдыр, бәлкем.  Максатыбыз – балаларга әхлак кагыйдәләрен җиткерү. Мәктәпләрдә «Тормыш дәресләре» алып барабыз. Анда Мөслимдә туып-үсеп, үз юлын тапкан төрле һөнәр ияләре уңышка ирешү юлларын сөйли. Әхлак дәресләре бар. Яхшы мохиттә яшәсәләр, матурлыкны күрсәләр, җимерми-ватмаячаклар. Балалар арасында алдынгылар слеты ясыйбыз. Иң яхшы укучыны сайлап, ул «Хезмәткә дан» скверында ел буе тәртип саклый.

Ике ел элек тулы көн тәртибе керттек. Дәрестән соң укучылар түгәрәкләргә бушлай йөри. Бассейн, спорт, сәнгать мәктәпләре, «Аргамак» ат комплексыбыз бар. Үз юлын табарга теләгән кешегә мөмкинлекләр җитәрлек. Максат акча эшләү түгел. Укытучылар, мәктәп директорыннан тәрбия турында сорыйм. Әти-әни БДИның институтка укырга керү өчен икәнен аңлады, ә тәрбия мәсьәләсендә карашы җитеп бетми. Аларга шуны аңлатабыз. Әти-әниләр институты булдырдык. Очрашуларда үзем дә чыгыш ясыйм, абруйлы шәхесләрне дә чакырабыз. Балаларның вакытын файдалы итеп уздырырга тырышабыз. Авыр гаиләләр белән аерым эшлибез. Балигъ булмаганнар комиссиясендә исәптә торучы үсмерләр саны да кимеде. Шөкер, вандализм, башка куркыныч күренешләр юк.

 – Туган тел, гореф-гадәтләрне саклау… Әлеге мәсьәләләргә ни дәрәҗәдә игътибар бирелә?

– Бер мәктәпне «Тукай мәктәбе» итеп үзгәрттек. Быел Мөслимнең барлык башлангыч сыйныфларында да татарча укыту бурычын куйдык. Башка милләтләргә аерым сыйныфлар ачабыз. Һәр мәктәптә татар сыйныфы булдырдык. Барлык чаралар да татарча үткәрелә.

– Тәрбиянең рецептлары юк. Шулай да, әти кеше буларак, бала тәрбияләүдә иң үтемле алымнарны нинди дип саныйсыз?

– Кешегә сөйләргә түгел, күрсәтергә кирәк. Балаң булсынмы ул, күршеңме, туганыңмы… Син бер әйбер сөйләп, икенчене эшләп йөрсәң, нәтиҗә булмый. Шәхси үрнәк – иң яхшысы. Әби-бабай тәрбиясе дә мөһим. Бүген кешегә яхшылык эшләргә, матурлыкны тудырырга мөмкинлек бирергә кирәк. Шулай булганда, аның начарлык кылырга вакыты калмаячак.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү