Һәйкәлләрнең ни гаебе бар?

Балалар һәйкәлләрне җимерүдән туктармы? Зәйдә Җиңү бульварында сугышчы һәйкәленең януында да, Чистайдагы татар язучыларына куелган һәйкәлне кара төскә буяуда да үсмерләр кулы уйнаган. Оренбургта исә Гагарин  постаментын чүкеч белән ватканнар иде. Мондый  вәхшилекләр  кабатланмасын өчен нишләргә?

Белепме, белмичәме?

Соңгы вакытта республикада  балалар  арасында  һәйкәлләргә зыян салу очраклары күзәтелде. Әйтик, Зәйдә солдат һәйкәле янганнан соң сынны ясаучыга, заказчыларга җинаять эше ачылып, балаларның гамәле икенче урынга калды. Ут белән шаярган берничә үсмер арасында кыз бала да булган. Татарстан буенча Тикшерү комитеты башлыгы ярдәмчесе Андрей Шептицкий әйтүенчә, бу очрак буенча бүген тикшерү эшләре бара. Һәйкәл композит материалдан ясалган булган.

Һәйкәлгә зыян салган өчен нинди җәза каралган? Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгыннан шул хакта белештек.

– Биналарны яисә башка корылмаларны мәсхәрәләү, җәмәгать транспортында яисә башка җәмәгать урыннарында мөлкәтне бозу өчен 40 мең сумга кадәр күләмдә яисә хөкем ителүченең өч айга кадәр чордагы хезмәт хакы, йә өч йөз алтмыш сәгатькә кадәр мәҗбүри эш, йә бер елга кадәр төзәтү эшләре, яки өч айга кадәр арест каралган. Бер төркем затлар тарафыннан кылынган гамәлләр, шулай ук сәяси, идеологик, раса, милли яки нинди дә булса социаль төркемгә карата нәфрәт яки дошманлык  кылу буенча өч елга кадәр срокка ирегеннән мәхрүм ителергә яки шул ук вакытта яшүсмерләр мәҗбүри эшкә тартылырга, әти-әниләренә штраф салынырга мөмкин. Шулай ук андый балаларны мәктәптә һәм балигъ булмаганнар эшләре бүлегендә исәпкә куялар. Алга таба аларны  инспекторлар, педагоглар күзәтү астында тота, – диделәр министрлыкта.

Психологик яктан караганда, вандализм ул – үзен кулда тота  алмаган, тиз кызучан баланың вату-җимерү халәте. Психолог Солтания Гатауллина әнә шулай ди. Аның әйтүенчә, балалар мондый гамәлләр кылып, үзләрен  башкалар алдында күрсәтергә тели. Гадәттә   бу адымга 13–17 яшьлек үсмерләр бара.

– Гаиләдә ике әти-әни  дә бар, әмма иминлек юк. Әнисе бала ихтыяҗын исәпкә алмыйча, үз таләпләрен куя. Бала  бу очракта эчке каршылыкны җимереп, урамда чыгара. Янәсе, карагыз, менә мин кем! Монда психолог, белгечләр ярдәме кирәк, – ди Солтания Гатауллина.

 Буш вакытлары күп

Тарих институты директоры урынбасары,  милли мәгариф һәм теориясе үзәге мөдире Марат Гыйбатдинов әйтүенчә, һәйкәлләрне җимерүнең  беренче сәбәбе – үсмернең психологиясенә, икенчесе социаль проблемаларга бәйле.

– Хәзер балаларның буш вакыты күп. Әти-әниләр күбрәк ашату-эчертү мәсьәләсен кайгырта, бик аз гаиләләр генә тәрбия мәсьәләсе турында уйлый. Мәктәпләрдә күбрәк укуга игътибар бирәләр. Элек сәнгать, спорт һәм башка түгәрәкләрдә бушлай шөгыльләнү мөмкинлеге бар иде. Хәзер аларның күбесе түләүле. Буш вакыт күп булгач, үсмерләр аны үткәрү җаен үзләре таба, – ди Марат Гыйбатдинов. – Вандализм  – бүген генә барлыкка килгән әйбер түгел. Элек балалар һәйкәлләргә  яза, рәсем ясый, йә берәр җирен җимерә иде. Мондый очраклар киң җәмәгатьчелеккә җиткерелмичә, төзәтеп куелды. Тарихи һәйкәлләр дәүләт тарафыннан сакланган, диләр. Әмма  кешеләр кайбер тарихи биналарның җимерек хәлдә булуын күреп тора. Бу башка төрле караш уята. Сугышта булганнарга куелган һәйкәлләр тирәсен һәрвакыт  тәртиптә тотарга кирәк. Елга бер мәртәбә генә чистарту аз. Гомуми культура җитми. Һәйкәлләрне бозып, үсмерләр үзләрен батырлык эшләүгә тиңли. Башкаларга текә икәнлекләрен күрсәтмәкче була. Алар бүгенге мизгел белән яши, кылган начар гамәлнең ахыры турында уйламый. Балаларны кечкенәдән, теләсә кайда чүп ташлама, төкермә, кеше алдында сүгенмә, дип өйрәтәбез. Шулай ук һәйкәлләрне бозарга ярамаганлыгын да аңлатырга кирәк. Элек һәйкәлләрне саклый торган оешмалар мәктәпләр белән элемтәдә тора иде. Бүген менә шундый активлык  җитми. Тарихи ядкәрләрне җимергән балаларның әти-әниләренә штраф салалар да шуның белән вәссәлам. Барлык балаларга да һәйкәлләргә кул күтәрергә ярамаганлыгын аңлатырга кирәк. Тәрбия чаралары турында да уйланмыйча булмый.  Бүгенге балаларга иске ысуллар кызык түгел,  шуңа күрә  яңа кызыксындыру чаралары турында уйларга кирәк.

«Юнармия» хәрәкәте башлыгы Александр Бородин фикеренчә, укучыларда хәрби патриотик хис тәрбияләргә кирәк.

– Элек бу бар иде. Бу эшне 10–11 сыйныфларда уздырырга мөмкин. Мин  солдат булырга димим,  хәрби хезмәткә әзерлек, сугыш еллары тарихын өйрәнү һәм башка тәрбияви чаралар турында әйтәм. «Юнармия» түгәрәкләрендә шуның белән шөгыльләнәләр. Анда сугыш вакытында пионерларның батырлыклары, халкыбызның тарихы, хәтер вахтасы, тарихи һәйкәлләр турында сөйләргә була. Юнармия хәрәкәте 31 мең баланы үз эченә ала. Республика мәктәпләрендә барлыгы 1194 түгәрәк бар. Отрядларга 8–11 сыйныф укучылары керә. Сугыш ветераннары сирәк калып бара. Тимурчылар  аларга  ярдәм итә, башка игелекле  эшләр башкаралар. Әлеге хәрәкәттәге балаларның тагын да күбрәк булуын телибез, – ди Александр Бородин.

«Укучыларыма ышанам»

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина белдергәнчә, балаларның вандализмга баруы мәктәпнең тиешле дәрәҗәдә эшләмәве дигән сүз түгел.

– Бу юнәлештә нинди генә очракны алсак та, иң башта мохитне карарга кирәк. Бала тәрбияне  мәктәптә генә түгел, гаиләдә дә ала. Моннан тыш урам, дуслар да тәэсир итә. Бу очраклар безгә тәрбия эшен көчәйтергә кирәклеген күрсәтә. Республика буенча балигъ булмаган балалар белән эшләү  бүлегендә 1600 бала исәптә торса, мәктәптә 7 мең бала күзәтүгә алынган. Республикада 1403 мәктәп бар, – ди урынбасар.

Чистай шәһәрендәге 1 нче гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Вера Князева әйтүенчә, мондый адымга барган балаларны  комиссиягә чакыртып кына калмыйча, тыл хезмәтчәннәре, сугыш ветераннары, әдәби берләшмә вәкилләре белән очрашуларга алып барырга кирәк. Элеккеге кебек мәктәп, гаилә бергә эшләргә тиеш.

–  Шәһәрнең 2 нче гимназиясе укучылары мондый адымга белмичә баргандыр дип уйлыйм.  Мин үзем дә шул мәктәпне тәмамладым. Бик яхшы  уку йорты ул. Татар язучылары һәйкәле янәшәсеннән проваславие храмы да ерак түгел.  Монда ике мәдәният, ике дин янәшә.  Бездә патриотик тәрбиягә зур игътибар бирелә. Укучыларыбыз эзтабарлар отрядлары белән Волгоградта казу эшләрендә катнаша. Кадет сыйныфларыбыз да бар.  9 Май,  Ватанны саклаучылар көне уңаеннан чаралар уздырабыз. Татар һәм рус теле дәресләрен дә яратып укыйлар. Дәресләрдә шул ватанпәрлек хисләрен сеңдерергә тырышам. Укучыларым мондый адымга бармаячаклар дип ышанам, – ди Вера Князева.

Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов сәләтле балалар белән эшне җайга салсак та, авыр балалар эшләү буенча оешмалар булдыру җитәрлек дәрәҗәдә түгел дип саный. «Бала белмичә дә эшләргә мөмкин, җәза биреп кенә хәл итеп булмый», – ди ул.

Сәрия Мифтахова

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү