Казанның 175 нче гимназиясендә атыш вакытында зыян күрүчеләр өчен акча җыю тәмамлана

«Кызыл Хач» һәм «Сбербанк» оештырган Казанның 175 нче гимназиясендә атыш вакытында зыян күрүчеләр өчен акча җыю тәмамлана.

19 май иртәсенә караган мәгълүмат буенча, бу максатларга 70 млн сумнан артык акча җыелган. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. Әле акча җибәрүчеләр һаман да бар. Лилия Галимова әйтүенчә, матди ярдәм күрсәтүчеләр арасында гади кешеләр дә, иганәчеләр, предприятиеләр дә бар.

Аның сүзләренә караганда, җыелган акчалар балаларга һәм укытучыларга ял һәм санитар-курорт дәвалануын оештыру өчен тотылачак.

Хәзер шифаханә-курорт базалары исемлеге формалаша.


Фикер өстәү