Татарстанда барслар үрчи башларга мөмкин

Республиканың мәчеләр семьялыгының сирәк очрый торган төрләрен өйрәнү үзәге барсның чиста геномын булдырырга җыена. “Ак барс” үзәгенең фәнни эшен Вячеслав Рожнов алып барачак.
“Ак барс”та республика галимнәре генә түгел, Россиянең иң көчле галимнәре эшләяәчәк. Әлеге проект турында экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков сөйләде:
— Бу дөнья дәрәҗәсендәге фәнни-тикшеренү үзәге булачак. Бүген КФУда геномнар мәгълүматы банкы бар инде. Ул – Россиядә бердәнбер.
Министрлыкның матбугат хезмәте барслар белән ничек эшләячәкләре турында да аңлатма бирә. Баксаң, Татарстанга барслар кыргый тирәлектән кайтарылачак һәм алар өчен махсус шартлар тудырылачак. Әлегә кечкенә төр – мануллар һәм барсларны тикшерәчәкләр. Аларның эссене һәм салкыннарны ничек кичерәчәкләре билгеле түгел әле.


Фикер өстәү