Бу авылдан Кыш Бабай әле дә китмәгән

Кукмара районының Төркәш авылында нибары 50гә якын хуҗалык бар. Бәйрәмнәр, ял көннәре җитсә – авыл җанлана.

Бирегә шәһәрдән кунаклар кайтып, күңел ача, йөрәгенә ял ала. Гыйнвар ялларының бер генә көне дә буш узмаячак биредә. Бар да планлаштырылган! Башта – авыл халкына бәйрәм бүләк итсәләр, калган көннәрне балаларга багышлыйлар. Кыш Бабай белән Кар Кызы да китә белми бу авылдан. Әле тау шуалар, әле уеннар оештыралар.
– Шәһәрдән авылны сагынып кайтам. Һәркемгә бәйрәм бүләк итәсе килә. Мәдәният йорты директоры Алия Җиһаншина алып баручы бул әле дигәч, бик теләп риза булдым. Авылым яшәсен, андагы кешеләр дус-тату булсыннар, бәйрәмнәр кәефләрен күтәрсен дип тырышабыз, – ди Айгөл Кәбирова.

 

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү