60 ел бергә гомер итүче Тәнзилә һәм Нәҗип Шәрәповлар: «Яратмыйча яшәп булмый»

Казанның Беренче Май бистәсендә гомер итүче Шәрәповларның бүген туй көне. Моннан 60 ел элек гаилә корган алар. Олы яшьтә булсалар, алар әле дә хәрәкәттә. Тик торуны белмиләр. Тәнзилә апа гаиләсен тәмле ризыктан өзми, камыр ашлары еш пешерә. Нәҗип абый исә, йөгереп кенә базга да төшеп китә, суын да алып кайта.
– Яшьлектәге яратуны әлегә кадәр саклап кала алалдык Шөкер, тормышыбыз җитеш. Балаларым кадер-хөрмәттә яшәтә. Өебез җылы, өстәлебез тулы ризык. Тагын ни кирәк? – ди алар.
Әлеге гаиләне бриллиант туйлары белән Идел буе районы ЗАГСыннан котларга киләчәкләр. Тантана соңрак, 2021 елның гыйнварында узачак. Әлегә Шәрәповлар котлаулар алу белән мәшгүль. Без исә, бу гаиләгә озын, хәерле гомер телибез. Матур тормышта, озак еллар кирәкле һәм кадерле булып яшәргә язсын!

Гөлгенә ШИҺАПОВА


60 ел бергә гомер итүче Тәнзилә һәм Нәҗип Шәрәповлар: «Яратмыйча яшәп булмый»” язмасына фикерләр

Фикер өстәү