Экскурсовод Раушания Миңнуллина: «Туристлар саны кимемәде»

Гыйнвар каникулларының тагын бер атнасы бар әле. Аны ничек файдалы итеп үткәрергә? Татарстандагы нинди истәлекле урыннарга игътибар итәргә? Болар һәм кышкы туризм үзенчәлекләре турында экскурсовод Раушания Миңнуллина сөйләде:

— Раушания ханым, санитар-эпидемиологик вазгыять кышкы туризмга тәэсир иттеме?
— Әлбәттә, ләкин санга тәэсир итте димәс идем, ул беренче чиратта форманы үзгәртте. Әйтик, элек экскурсиягә халык төркемләп килә, күбрәк тимер юл транспортына игътибар бирелә иде.Хәзер төркемнәр кечерәйде, гаилә белән машинада киләләр, биредә кечкенә сигез урынлык минивэннарга заказ бирәләр.

Туристлар иң яратып өлгергән урыннар нинди?
— Казан Кирмәне, Кичке Казан буенча сәяхәт һәм Зөя утрау-шәһәрчеге. Иң популярлары шушы. Үзем Алабуга һәм Болгар тарихи комплексларын тәкъдим итәм. Аларның Казаннан читтә урнашуы үзенекен эшли шул, бу җирләргә бару азрак. Казанда быел музейларга яратып йөриләр. Санкт-Петербург, Мәскәү туристлары нәкъ менә балалар өчен квестлар булган музейларга алып баруны сорыйлар. Аларда әлегә андый хезмәтләр эшләми. Бу җәһәттән быел кыш Милли музей, татар филармониясе, “Әкият” курчак театры популяр.
Ни өчен Зөя утрау-шәһәрчеге популяр дигәндә, монда балалы гаиләләр өчен бай программа каралган. Ир-атлар балык тотарга да кала. Шулай ук экстрим эзләп килгән туристлар шактый. Иделдә чана шуучылар күп, җәен исә җилкәнле яхталарны прокатка алу модада иде.


Милли ризыкларны тәкъдим иткәндә кыенлыклар бармы? Кунак нинди ризыкларга өстенлек бирә?
— Милли ризыклар пешерүче ресторан-кафелар саны аз. “Татар утары”, “Чирәм” бронь белән эшләми. Урын булса, тукланасың, юк икән, башка урын эзлисең. Туристлар белән мондый шартлар җайсыз. Татар милли ризыклы урыннар күбрәк булса иде.
Ризыкларга килгәндә, зур гаилә белән эшлим икән, бәлешкә заказ бирә идем. Татар милли ризыгы дигәндә, туристлар өчпочмак, казылык, чәкчәкне күзаллый. Мин шулпалы өчпочмактан авыз итәргә тәкъдим итәм. Болай бөтенләй башка тәмдә, дип әйтәләр. Күчтәнәчкә исә талкыш-кәләвә белән чәкчәк алалар.

Казанлыларга бер атна ялны ничек үткәрергә киңәш бирер идегез?
— Бездә әле эчке туризм тулы куәтенә эшләп китте дип әйтеп булмый. Казанлыларның күбесе бездә күпме музей барлыгын да белми. Музейларга барырга киңәш итәм. Милли музейда мавыктыргыч программалар күп, ишегалдында кышкы ярминкә эшли. Кышкы Зөядә Каюм Насыйри белән Пушкин әкиятләре җанлана.
Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта урам буенча сәяхәтләр популяр. Бездә дә шушы кулланышка керә башлады. Карл Маркс яисә Бауман урамы буйлап сәфәрләр бик эчтәлекле. Син үзең дә сизмәстән әлеге урамның 100 ел элеккеге чагына кайтасың. Татарстанда экопарклар да бар хәзер. Лаеш, Балык Бистәсе районнарында авыл туризмы бик үзенчәлекле эшләнгән. Үзебез дә авылдан, дип карамагыз, мондый сәфәрдә сез авылны да, үзегезне дә икенче яктан ачачаксыз.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү