«Бәйрәмнәр җитсә, авыл җанлана, вируслар да онытыла»

Чирмешән районының Якты Тау авылында  яшәүчеләр әнә шулай дип шалтыратты. Бәйрәмнәр җитсә, авыл җанлана, күңелләр үсә, бу вирусны да онытып җибәрәбез, ди алар.

Эшли дә, ял да итәбез, ди үзләре. Бәйрәмнәр артуга яңа мәдәният йорты сәбәпче икән. Ул 2014 елда ачыла. Шуннан бирле аңа йозак элгәннәре юк. Бер генә бәйрәмне дә уздырмыйча калмыйлар. «Авыл көне»н дә бик матурлап уздыралар икән. 8 Март, 23 февраль бәйрәмнәре янәшәсендә Нәүрүз дә үз урынын алган.

– Кышны без дә озаттык. Кыш бабай белән Нәүрүз кызы үзара көч сынашты.  Мәдәният йорты алдында Карга боткасы пешердек. Тәмле итеп коймак әзерләделәр. Авылыбыз кечкенә генә булса да, 100дән артык кунак килде. Бер дә моңаеп утырмыйбыз, рәхәтләнеп күңел ачтык, – ди Ислам Нотфуллин. –  Читтәге авылдашларыбыз да бәйрәм саен бик теләп кайта. Яңа елны да бездә каршылаучылар күп. Аңлап та була, шәһәр халкы авылга тынычлык эзләп кайта хәзер. Туган җирендә ял итеп китә. Безнең мәдәният йорты директоры Ләйсән Лотфуллина белән китапханәче Әлфия Кәлимуллина бар кешегә бәйрәм бүләк итәргә әзер. Аларга чиксез рәхмәтебезне җиткерәсем килә. Авыл халкы Президент Рөстәм Миңнехановка да рәхмәт укый. Әгәр матур, төзек мәдәният йорты булмаса,  авыл сүнәр иде, кайтучы да булмас иде, ди алар.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү