Казанның мәктәп ашханәләрендә балаларны ашату яхшырган

Казанда ата-аналарның 97,5 проценты – мәктәп ашханәләре турында уңай фикердә. Бу хакта шәһәрнең Туклану департаменты генераль директоры Римма Мөхәммәтшина белдергән. “Өченче чирек нәтиҗәләре буенча электрон журналда 6 мең 912 фикер калдырылган. Шуның 97,5 проценты – уңай фикер”, – дигән ул.

Исегезгә төшерәбез: быел 11 гыйнвардан Татарстан башкаласы мәктәпләрендә укучыларның туклануына ата-аналар контрольлеге башланды. Гомумән алганда, бу эш, уку йортларында балаларны ашатуга игътибарны көчәйтеп, бик нәтиҗәле булуын күрсәткән. Шуннан бирле Казан башкарма комитеты Мәгариф идарәсенә социаль челтәрләр, башка элемтә каналлары аша алына торган шикаятьләр саны бермә-бер кимегән.

 

 


Фикер өстәү