23 октябрь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара ак барслар көне

Хәзерге вакытта ак барслар (шулай ук аларны ирбислар дип тә атыйлар) югалу куркынычы янаган хайван төрләре исемлегенә, ягъни Кызыл китапка кертелгән.

2013 елда Бишкәктә ирбисны саклап калу буенча үткәрелгән форум әлеге бәйрәмгә нигез сала. Мәчеләр семьялыгына керүче бу ерткыч асылда Үзәк Азия төбәгенең таулы урыннарында яши. Барсларны, Россиядән тыш, Әфганстанда, Мьянма, Бутан, Кытай, Һиндстан, Казахстан, Кыргызстан, Монголия, Непал, Пакъстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстанда да очратырга була.

Барс – борынгы тотемик образ. Борынгы Болгарларда канатлы ак барс уңыш символы һәм балаларны саклаучы тәңре булган. Татарстан Җөмһүрияте гербындагы Ак барс – җөмһүриятнең һәм анда яшәүче халыкның саклаучысы.

Халыкара мәктәп китапханәләре көне

Халыкара мәктәп китапханәләре көне ЮНЕСКО башлангычы белән 1999 елдан октябрьнең дүртенче дүшәмбесендә билгеләнә. Күп илләр бәйрәм иткән бу дата һәр елны бер темага багышлана. Аның максаты да бик әһәмиятле — җәмгыятьнең игътибарын мәктәп китапханәләренең торышына, әдәби запасны камилләштерүгә һәм тулыландырып торуга җәлеп итү.

 

Россиядә реклама хезмәткәре көне

Реклама хезмәткәре көне – Россиядә реклама төзүчеләр, реклама бирүчеләр, маркетологлар һәм пиарчыларның һөнәри бәйрәме. Бу бәйрәм 1994 елдан бирле билгеләп үтелә.

«Реклама» сүзе reclamare (кычкырып әйтергә) дигән латин сүзеннән килеп чыккан. Культурологлар мәгълүматына караганда, борынгы Рим халкында зур вакыйгаларны тәмамлаучы тантаналы процессларда реклама элементлары – мактау чыгышлары, сугышларда яулап алынган трофейларны күрсәтү булган.

Фаҗигале мюзикл

2002 елның 23 октябрендә «Норд-Ост» мюзиклы  вакытында 50 кораллы кеше Дубровка театрын басып ала. 900дән артык кеше тоткынлыкта кала. Боевиклар Русия хакимиятеннән Чечняда террорчылыкка каршы операцияне туктатуны таләп итә. Шартлар куяр алдыннан алар тамаша залына — бомбалар  һәм рәтләр арасында 18 хатын-кыз «шахид» урнаштыралар. Сөйләшүләр барышында террорчылар берничә дистә тоткынны азат итә. 26 октябрьдә Русия спецназы бинаны штурмлый башлый, террорчылар юк ителә. Тоткын итеп алынган  128 кеше һәлак була.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү