Рөстәм Миңнеханов Улан-Удэның авиация заводында булды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бурятиягә эш сәфәре кысаларында Улан-Удэ авиация заводында булды. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов «Улан-Удэ авиация заводы» АҖ идарәче директоры Леонид Белых һәм Бурятия Башлыгы Алексей Цыденов белән бергә предприятиенең җитештерү мәйданчыкларын карады. Әзерләү-штамплау заводында Татарстан Президентына техник куәтләрне модернизацияләү турында сөйләделәр. Капиталь ремонт кысаларында биредә басымны эшкәртү, калай детальләр әзерләү һәм җитештерүнең авырлыгын киметү өлкәсендә яңа технологияләр үзләштерелгән.

Агрегат җыю заводында Татарстан Республикасы Президенты Ми-8/17, күп максатлы Ка-226Т вертолетларын, шулай ук Ми-171А3 яңа моделен җитештерү белән танышты. Аннары Рөстәм Миңнеханов ахыргы җыю цехын Һәм маляр цехларын карады.

Шулай ук Татарстан Президенты яңа логистик үзәктә булды, аны якын арада ачу планлаштырыла. Әлеге комплексны гамәлгә кертү товар-матди кыйммәтләрне саклау өчен кирәкле шартлар һәм инфраструктура булдырырга, склад хуҗалыгын оештыруның заманча цифрлы технологияләрен гамәлгә кертүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Завод белән танышканнан соң Рөстәм Миңнеханов «Россия вертолетлары» АҖ Директорлар советы утырышында катнашты. Киңәшмәне Директорлар советы рәисе Анатолий Сердюков үткәрде. Утырышта катнашучылар 2020 елга финанс нәтиҗәләрен ясадылар һәм холдинг предприятиеләрендә инвестицион проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.


Фикер өстәү