Картлар йортында яшәүче танылган шагыйрәнең туганнары һәм якташлары хәлен белешкәннәр

Минзәлә районы Урыс авыл җирлеге башлыгы Ильмира Аксюкова һәм Сәлисә Гәрәеваның туганы Равил Касыймов шагыйрә янында булып кайткан. Бу хакта menzela.ru хәбәр итә. 

Хәзерге вакытта Салисә ханым Минзәлә интернат-йортында яши. Кызганычка, бердәнбер кызы, Германиядә яшәве сәбәпле, әнисен карый алмый.

Кунаклар шагыйрә янына сый-хөрмәт белән килгән: Салисә апаның камыр ризыкларын яратуын истә тотып, аңа өйдә пешкән бөккәннәр китергән. Чәй өстәле янында эчкерсез аралашу булган: Салисә апаның ничек яшәве белән кызыксынганнар, үткәннәрне искә төшергәннәр.

Фото: menzela.ru

Быел ноябрь аенда Салисә Гәрәевага 85 яшь тула. Өлкән яшьтә булуына карамастан, шөкер, үзен әйбәт хис итә. Авыртуга зарланмый, көр күңелле. Кунаклар белән әңгәмәсендә туып-үскән авылы Тулыбайны сагынуын әйтеп, авылдашларына сәламнәрен җиткергән.


Фикер өстәү