Ни өчен хәрби хезмәткә чакыру яшен күтәрүләре турында аңлатканнар

Россиядә хәрби хезмәткә чакыру яшен күтәрү Оборона министрлыгы тәкъдимнәренә һәм ведомство белгечләренең фикерләренә бәйле. Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков шулай дип белдергән.

“Хәрби хезмәткә чакыру яшен күтәрүнең ни дәрәҗәдә максатка ярашлы булуын, әлбәттә, белгечләр, беренче чиратта, Оборона министрлыгы белгечләре билгели, – дип билгеләп үткән ул РБК хәбәрчесе белән әңгәмәсендә. – Белгечләр килеп туган хәлне бәяли. Бу демографик вазгыятькә дә, хәрби ихтыяҗларга да бәйле. Алар үзләренең ниндидер фикерләрен, тәкъдимнәрен җиткерә. Закон чыгаручылар фикер-тәкъдимнәрне йә кабул итә, йә – юк”.

Исегезгә төшерәбез: август аенда Россия Президенты Владимир Путин хәрби хезмәткә чакыру яшен үзгәртү турында указга кул куйды. Документ нигезендә, хәрби хезмәткә чакыруның чик яше 3 елга арттырылып, 27 дән 30 яшькә кадәр җиткерелде. Үзгәрешләр 2024 елның башыннан үз көченә керә.


Фикер өстәү