Чөгендер ашы пешерү СЕРЛӘРЕ

Борщ өчен чөгендерне, чистартып, шулпада пешерергә кирәк. Ит һәм чөгендер пешкәч, икесен дә алып, шулпаны сөзәргә һәм гадәттәгечә пешереп бетерергә.

Чөгендерне, эре тишекле угыч аша уып, ахырдан гына ашка салырга. Кайнап чыккач, газны сүндереп, бераз тотарга. Болай эшләгәндә, чөгендер ашы аеруча тәмле, төсе дә матур  була.

Шулпасында берәр бәрәңге пешереп, яшелчә кыздырган табада изеп, барысын бергә ашка салып җибәрсәң, чөгендер һәм кәбестә ашына затлы бер тәм керә.

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү