Марат Әхмәтов: «Бик күп фермер династияләре Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә дан казанды»

Җиңел булмаса да, дөрес юл үттек. Башкаланың «Корстон» үзәгендә Татарстанда фермерлык хәрәкәте оешуының 30 еллыгына багышланган тантанада республика җитәкчелегенең котлау сүзләрен җиткергән Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов чыгышында яңгыраган сүзләр бу. Башка илләр гасырлар дәвамында узган юлны Татарстан авылларына чагыштырмача кыска вакыт эчендә үтәргә туры килде.

– Дөрес, югалтулар да аз түгел. Ирешелгәннәр дә шактый. Крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыклар,  төрле кооперативларга берләшеп, бүген  республика авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысыннан артыгын җитештерә икән – бу зур хезмәт нәтиҗәсе булып саналырга хаклы, – ди Марат Әхмәтов. – Республика авылларында хәзер 6 меңгә якын крестьян-фермер хуҗалыгы һәм шәхси эшмәкәр һәм 460 мең шәхси хуҗалык бар. Бу – зур көч. Кайчандыр  күңелләргә ят булып тоелган фермерлык хәрәкәте  тырыш хезмәт аша  хаклы рәвештә авылда олы хөрмәт казанды. Алай гына да түгел, тулы бер династияләр барлыкка килә. Минзәлә районыннан – Дәүләтовлар, Балтачтан – Дәүләтшиннар, Әгерҗедән – Сәхиповлар, Кайбычтан – Фәсәховлар, Алексевскидан – Гомәров һәм башка бик күп гаилә династияләре үзләренең хезмәтләре белән Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә дан алды.

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров чыгышында билгеләп узганча, фермерлар авыл хуҗалыгының һәр тармагында ел саен 15–20 процент үсеш белән эшли.

– Бер ел эчендә фермер хуҗалыклары мөгезле эре терлекне 2 мең сигез йөзгә, атларны  2 меңгә, кош-кортны дистәләгән мең башка күбрәк асрый башлады. Андыйларга дәүләт ярдәмен дә арттырырга тырышабыз, – ди министр.

Татарстанның Крестьян-фермер, шәхси хуҗалыклар һәм кулланучылар кооперативлары ассоциациясе президенты Камияр Байтимеров сүзләренә караганда, авылларда дистәләгән яңа фермалар сафка баса, йөзләрчә баш нәселле мал-туар сатып алына, яңа техника һәм технологияләр кайтартыла. Нәтиҗәсе бар: соңгы елда гына да фермер хуҗалыкларында ит һәм сөт җитештерү күләме 27 процентка арткан. 300 гаилә быел «Агростартап» программасында катнашып,  мини-ферма төзергә теләк белдергән.

Нәтиҗә дигәннән, тантанада катнашкан Россия Крестьян-фермер, шәхси хуҗалыклар һәм куллану кооперативлары ассоциациясе вице-президенты Ольга Башмачникова әйтүенчә, Татарстан фермерлары оешмасы Россиядә иң яхшы оешмалардан санала.

Проблемалар да күп. Агрохолдингларның авыл тормышына, халыкның яшәешенә игътибары кимү борчый. Кайбер инвесторлар бары тик үз мәнфәгатен кайгыртырга тырыша. Байтак авылларда гөрләп эшләп торган терлекчелек комплекслары яшәүдән туктады. Кешеләр эшсез калды. Шуның аркасында 60 меңнән артык хезмәткә яраклы яшь кеше туган авылыннан китәргә мәҗбүр булган.

– Фермерлар, куллану кооперативлары, эшмәкәрләр фикерен өстәгеләргә һәрдаим җиткереп торырга тырышабыз. Хакимият, закон чыгаручылар безнең теләкләргә күбрәк игътибар итсәләр иде. Бергәләп эшләгәндә нәтиҗәсе күбрәк булыр иде, – ди Камияр Байтимеров. – Киләсе 30 елны да шундый составта каршылап, тагын да күбрәк эшләр башкардык дип горурланырлык булсын иде.

Камил Сәгъдәтшин

 

 


Фикер өстәү