Коронавирустан вакцина ясаган медикларга һәр пациент өчен 200әр сум түләнәчәк

Татарстан Министрлар Кабинеты халыкны коронавирустан вакцинацияләү уздырганда медицина хезмәткәрләренә өстәмә түләүләр кертүне раслады.

Республика Хөкүмәте карары буенча бер вакциналаштырылган кеше өчен түләү күләме 200 сум тәшкил итә.

Вакцинациянең беренче этабында медицина хезмәткәренә пациентны караган өчен — 60 сум,  прививка ясаган өчен  40 сум түләнәчәк. Икенче этапта шундый ук тәртиптә 100 сум түләнә.

Мондый түләүләр 27 августтан алып ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.


Фикер өстәү