Казанда Илкүләм студентлар клублары лигасы слеты башлана

Слетта катнашуга Россиянең 81 субъектыннан 2000нән артыграк гариза тапшырылган.

Илкүләм студентлар клублары лигасының Бөтенроссия слетын үткәрү өчен слетта катнашучылар һәм волонтерларны теркәү төгәлләнгән. Чара Казан шәһәрендә 21 сентябрьдән 27 сентябрьгә кадәр узачак. Шулай ук Россиянең 100дән артыграк вузында төбәкләр мәйданчыклары булдырылачак. Слет онлайн-форматта да эшлиячәк.
Слетта катнашуга Россиянең 81 субъектыннан 2000нән артыграк заявка алынган, шуның 400 чамасы – Татарстан студентларыннан. Барысы да – студентлар җәмгыятьләре вәкилләре, студентлар клублары әгъзалары һәм җитәкчеләре, Россия территориясендә тормышка ашырылып килүче социаль проектларда катнашучылар, аларның авторлары, җитәкчеләре.
Илнең 80нән артыграк төбәгеннән 800дән күбрәк кеше волонтер сыйфатында слетны оештыруга ярдәм итү теләген белдергән. Аларның бурычына слетта катнашучылар командалары, кунаклар, экспертлар, оештыручылар белән берлектә эшләү, логистика, матбугат хезмәтенә һәм эшлекле программаны оештыруга ярдәм итү керә.
Слет программасында өч төп модуль күздә тотылган. Болар – “Архитектура сообществ”, “Комьюнити драйверы”, “Конструктор событий”. Аларның һәркайсы студентлар җәмгыятьләре һәм берләшмәләре эшчәнлеге өчен кирәкле белемнәрне, осталык һәм күнекмәләрне үстерүгә юнәлдерелгән. Көн тәртибенә шулай ук “Программа 2.0” (слетта катнашучылар үзләре әзерләгән төрле уен чаралары) һәм OnRussia мәйданчыгын оештыру күздә тотылган.

Безнең белешмә:
Илкүләм студентлар клублары лигасы – “Мәгариф” илкүләм проектының “Социаль активлык” федераль проекты кысаларында Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның Ресурслы Яшьләр үзәге тарафыннан тормышка ашырылучы проекты.

Илкүләм студентлар клублары лигасы – яшьләрнең бер-берсе белән аралашуы өчен һәм аларның бу тормышта үз урыннарын табулары өчен мөмкин кадәр күбрәк мөмкинлекләр тудыру.
2021 елда слетны оештыручылар – Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, “Ресурслы Яшьләр үзәге” федераль дәүләт автоном учреждениесе, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы.


Фикер өстәү