Мәскәү аэропортында Татарстанга сәфәр кылырга өндәгән баннерлар пәйда булган

Мәскәүнең Шереметьево аэропортында Татарстанга сәфәр кылырга өндәгән баннерлар пәйда булган. Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты моның өчен 5,6 миллион сум биргән. Дәүләт сатып алулар сайтына бу җәһәттән тендер урнаштырылган, дип яза “КП-Казань”.

Моңа кадәр әлеге баннерлар урынында Алабуга турындагы плакатлар халыкның игътибарын җәлеп итеп торган. Аларда: “Шишкин и Цветаева тут уже были, а ты? Приезжай в Татарстан!” – дип язылган булган. Әмма ноябрь башында, реклама кампаниясе төгәлләнү сәбәпле, аларны алыштыру турында карар ителгән. Хәзер исә яңа плакатлар “Прилетай на чак-чак-питие в Татарстан! Вкус сладости и радости”, – дип чакыра.
Барлыгы ун баннер эшләнгән. Алар 31 декабрьгә кадәр урнаштырылырга тиеш.


Фикер өстәү