«Иң кадерле бүләк». Камал театрында Марсель Сәлимҗанов премиясен тапшырдылар     

7 ноябрь – күренекле режиссерның туган көнендә – Камал театры сәхнәсендә Марсель Сәлимҗанов исемендәге премия лауреатларын бүләкләделәр. Республика премиясен Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тапшырды.  

Театр дөньясында бу бүләк 2014 елдан ике елга бер тапкыр өч кешегә бирелә. 200 мең сум күләмендәге премия республиканың профессиональ театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән иҗат коллективларына, мәдәният хезмәткәрләренә тапшырыла.

Быел премиягә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург Мансур Гыйләҗев һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург, режиссер Илгиз Зәйниев лаек булды.

– Минем өчен бик зур шатлык, көтелмәгән хәл бу. Минем бүләкләр алганым бар. Әмма монысы – аерым, иң кадерле бүләк. Ул миңа бөтенесеннән дә якынрак, чөнки театрыбызның гаилә бүләге. Марсель Сәлимҗанов белән эшләү үзе бүләк иде. Ул безнең буын өчен олы шәхес, олы режиссер иде. Без бер-беребезгә кирәк булдык. Беренче мине таныткан, популяр ясаган кеше дә ул. «Американ» дигән спектакльдән популярлыгым башланды һәм әлегә кадәр беткәне юк, Аллаһның рәхмәте. Кемнәр хәл иткәндер моны, барысына да рәхмәт. Марсель Хәкимовичка дога булып барсын, – диде легендар актер.

Мансур Гыйләҗев әтисе Аяз Гыйләҗевнең Марсель Сәлимҗанов белән якын дуслар булуын искә алды.

– Мин драматургиягә кереп киткәч, Марсель абый минем бөтен пьесаларымны укып бара иде. Берсен ошатты һәм сәхнәгә куйды. «Баскетболист» пьесасы иде ул. Шушы бәхетле мизгелләр өчен язмышыма, әти-әниемә, хатыныма һәм, әлбәттә, Марсель абыйга бик рәхмәтлемен. Мин бу зур бәяне, премияне акларга тырышырмын, – диде драматург.

Илгиз Зәйниев бөтен театрлардагы үзе белән эшләгән артистларга һәм укытучыларына рәхмәтен җиткерде.

–  Премия алу – бик зур җаваплылык. Киләчәктә дә Марсель абый исемендәге премиянең дәрәҗәсен төшермәслек итеп эшләргә насыйп булсын барыбызга да. Режиссерның эше ул – талантлы кешеләрне җыеп, аларның осталыкларын бергә кушу гына. Ул кешеләр булмаса, режиссер бернәрсә эшли алмый, – диде Илгиз Зәйниев.

Марсель Сәлимҗанов туган көнне, күркәм гадәт буенча, Камал театры тамашачыларга премьера тәкъдим итте. Быел тамашачыларга Ркаил Зәйдулла әсәре буенча режиссер Рамил Гәрәев куйган  «Игезәк» спектакле күрсәтелде.

Ләйсән Сафина

 


Фикер өстәү