Владимир Путин Евразиядә бердәм тынычлык һәм үсеш киңлеген булдырырга кирәклеген белдергән

Дөньяда яңа, гаделрәк тәртип урнаштыру өчен Евразиядә бердәм тынычлык һәм үсеш киңлеген булдырырга кирәк. Россия Президенты Владимир Путин кичә Казахстанга сәфәре алдыннан “Казахстанская правда” газетасы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта белдергән.

Дәүләт башлыгы фикеренчә, киң колачлы мондый бурычларны хәл кылу өчен тырышлыкны берләштерергә, үзара ышанычны ныгытырга, хезмәттәшлеккә, күмәк карарлар эзләүгә әзер булып торырга кирәк.
Шул ук вакытта Владимир Путин һәрбер халыкның үз моделе буенча үсешкә хокукын ихтирам итүне, БМО принципларын үтәүне нәтиҗәгә ирешүнең төп шарты буларак телгә алып үткән.
Бу җәһәттән Россия Президенты барлык дәүләтләрнең мөмкинлекләрен берләштерү юлы белән Зур Евразия партнерлыгын булдыру кебек мөһим адымны искә төшергән
Сәясәтче әйтүенчә, биредә Евразия икътисадый берлеге һәм Шанхай хезмәттәшлек оешмасы бик мөһим роль уйнарга тиеш.


Фикер өстәү