Мисырда күренекле татар дин галиме Муса Бигиев каберендә истәлек билгесе куйдылар

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Каһирәдә (Мисыр) күренекле татар дин галиме Муса Бигиев каберендә истәлек билгесен куюда катнашты.

Бу мөһим вакыйга уңаеннан каберне шулай ук Мисырның Король йорты лидеры, Мисыр һәм Суданның соңгы хедиве оныгы, принц Аббас Хилми бәй, Мисыр Гарәп Республикасының туризм һәм борынгылык министрлыгының ислам һәм коптларның борынгылык идарәсе башлыгы, профессор Әбү Бәкер Әхмәт һәм Бәйсез Дәүләтләр берләшмәсе, чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлыкның (Россотрудничество) Мисырдагы вәкиллеге башлыгы Марат Гатин зиярат кылды.

Шунысы игътибарга лаек, Муса Бигиевның җирләнгән урыны моңа кадәр билгесез иде һәм Камил хәзрәт үтенече буенча Россотрудничествоның Мисырдагы вәкиллеге һәм Мисырның туризм һәм борынгылык министрлыгы ярдәме белән табыла. Килешүләр нәтиҗәсендә Каһирә хакимиятләре катнашында мемориаль урында истәлек билгесе рәсми рәвештә ачылды.

Мисыр Гарәп Республикасының туризм һәм борынгылык министрлыгында Мисырдагы ислам һәм коптларның борынгылык идарәсе башлыгы Әбү Бәкер Әхмәт Мөфтигә каберне эзләү, аны саклау һәм архив документларын өйрәнү буенча күрелгән чаралар турында сөйләде. Камил хәзрәткә Муса Бигиевка кагылышлы барлык документлар, аның турында замандашларының язмаларны тапшырдылар, дип хәбәр Татарстан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Муса Бигиевның кабере Каһирәнең Әл-Карафа некрополендә, Король каберлеге территориясендә (Мисыр король династиясе Мөхәммәт Али каберлеге), принцесса Хадига (Хадиҗә) кабере янында урнашкан. Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтүенчә, истәлек билнесе кую татар галименә олы хөрмәт күрсәтү билгесе булып тора, ә татар дини мирасы хезмәтләрен кайтыру Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән санала.

Муса Ярулла (Муса Җаруллаһ) Бигиев 1874нче елда туган, фәлсәфәче-дин галиме, публицист, җәмәгать һәм дин эшлеклесе. 1896нчы елдан ул Каһирәдәге Әл-Әзһар университетында, аннары Мәккә һәм Мәдинәдә белем ала. Муса Бигиев Һиндстанга килә, анда мөселман дин галимнәре белән аралаша, дини темаларга диспутта катнаша, 6 ай дәвамында Диюбент шәһәре ислам университетында, аннары Бомбейда укый.

904нче елда ул Россиягә кайта. 1905нче елда журналистлык эшчәнлеген башлый, берничә хезмәтен бастыра. Бар гомерен М.Бигиев исламның фундаменталь кыйммәтләрен торгызуга багышлый һәм алар нигезендә көнкүрешне җайга салу принцибына иярә. 1949нчы елда Каһирәдә вафат була.


Фикер өстәү