Күпкатлы йортта тавышны тыюның бердәм вакытын кертергә җыеналар

Тынлыкны беренче тапкыр бозган өчен 500 сумнан 2 мең сумга кадәр штраф каралган.

Россиянең барлык төбәкләрендә тавышны тыюның бердәм вакытын кертергә җыеналар. Тыю 23.00 сәгатьтән 7.00 сәгатькә кадәр кертеләчәк, дип яза “Известия”, тынлык турында закон проектына (аны, ниһаять, эшләп җиткергәннәр) таянып.

Яңа документта күп катлы йортта ремонт эшләренең бердәм вакыты итеп иртәнге 9 дан кичке 7гә кадәр вакыт күрсәтелгән. Мондый эшләрнең фәкать эш көннәрендә генә һәм, һичшиксез. тәнәфес белән (көндезге 1дән 3кә кадәр) башкарылырга тиешлеге искәртелгән.
Басма мәгълүматларына караганда. үзгәрешләр законны үтәүгә дә кагыла: йортта яшәүчеләр тавышны тыюны санга сукмаучыларны ачыклау өчен милекчеләр яки идарәче компания вәкилләре арасыннан вәкаләтлеләрне билгели алачак.
Түбәндәге штрафлар кертү күздә тотыла. Тавышны тыюны беренче тапкыр бозган кешеләргә – 500 сумнан 2 мең сумга кадәр, юридик затларга – 20 меңнән 50 мең сумга кадәр. Законны кабат бозган кешеләрдән – 2-5 мең сум, юридик затлардан – 50-100 мең сум түләтәчәкләр.
Документта күрсәтелгәнчә, законны даими бозучыларга – юридик затларга иң зур штраф күләме 500 мең сум тәшкил итәчәк.


Фикер өстәү