Спорт кына түгел бу: Казанда «Киләчәк уеннары» халыкара турниры башлана

Бик тиздән Татарстан башкаласы кешелек тарихында беренче мәртәбә оештырыла торган «Киләчәк уеннары» халыкара турнирын кабул итәчәк. Яңача, заманча, моңарчы күрелмәгән тамаша вәгъдә итә оештыручылар. Кемнәр килер? Нәрсә күрербез? Уеннар кайда узар? Ярышларга кадәр санаулы көннәр калганда бу хакта искәртү зыян итмәс. Колак өчен ят, акыл өчен яңа булган сүзләргә, ярышларга ияләшә торырга да кирәк бит.

Нәрсә бу? «Киләчәк уеннары» халыкара чарасы беренче тапкыр үткәрелә. Бу ярышта спортның гадәти төрләре белән бергә санлы технологияләр кушылачак. Ягъни спортчыларга физик сәләтләрен дә, цифрлы юнәлештәге осталыкларын да күрсәтергә кирәк булачак. Ярышлар 21 дисциплина буенча узачак. Әйтик, фиджитал-футбол, фиджитал-баскетбол.

Кайчан һәм кайда? «Киләчәк уеннары» 21 февральдән 3 мартка кадәр узачак. Ярыш мәйданчыклары итеп Казандагы төрле спорт корылмаларын сайладылар. Әйтик, «Татнефть арена», яңа IT парк, шулай ук «Казан Экспо» үзәге.

Нәрсә өчен ярышалар? Спортчылар уеннарның трофее һәм 10 млн доллар күләмдә акчалата приз өчен көч сынашачак. Әлеге акча турнир юнәлешләрендә җиңү яулаган спортчыларга биреләчәк. Турнирның трофее исә металл һәм акрилдан эшләнгән, аның эчендә уеннарның биш юнәлешен символлаштырган биш пластина бар (спорт, тактика, стратегия, тизлек, технология).

Кемнәр килә? Ярышларда 2000ләп спортчы катнашыр дип көтелә. Катнашучыларның географиясе дә киң: Россиядән тыш, уеннарда чит ил киберспортчылары да катнаша.

«Йолдыз»лар буламы? Әлеге ярышларның үз «йолдыз»лары булачак. Әйтик, уеннарның амбассадоры (илчесе) итеп җырчы Егор Крид сайланган. Моннан тыш Казанга футболчы Артем Дзюба, блогер Влад Бумага, киберспортчылар киләчәк. Хәтта ил Президенты Владимир Путинны да дәштеләр, аны да көтәләр.

Билетны кайдан алырга? Билетларны махсус сайт аша сатып алырга мөмкин (tickets.gofuture.game). Бәясе 300 сумнан башлана. Уеннарның кайбер юнәлешләренә билетлар сатуга чыкты инде. Ярышларны онлайн да карап булачак, «Матч ТВ» каналы трансляция оештырачак. Алдан ук кисәтик: чараның ачылыш һәм ябылу тантаналарына билетлар сатылмаячак. Билетлар ике төрле булачак. Гадәти билет – трибунада утырып карау өчен. «Кунакчыллык программасы» дигәнен сатып алган очракта, билет иясе өчен парковка, ял, туклану зонасы һәм башка мөмкинлекләр ачылачак. Билгеле, соңгысының бәясе дә күпкә зуррак.

 


Фикер өстәү