Без бел(мә)гән тарих.. Җәбәли атлы мәгърифәтче

Яшел Үзән районындагы Бәчек авылы кечкенә генә булса да, тарихы зур булып чыкты. Кайчандыр бөек Тукаебызның апасы Саҗидә кызы белән шушында яшәгән. Өммехания апа башлангыч мәктәптә укыткан. Авыл кешеләре аларның каберләрен кадерләп карап тоталар. Соңгы вакытта тагын бер зур яңалык: Бәчек авылында имам булып эшләгән Минһаҗетдин мулла Сәйфулла улы әл-Җәбәлинең, кулдан кулга йөргәннән соң, архивка эләгеп, инде кайбер битләре җуелган, урыны-урыны белән туза язган, кәгазьләре таркалган татар тарихы турында саллы кулъязмасы, китап булып, халык хозурына тапшырылды. Бу – XIX гасыр укымышлылары Ибраһим Хәлфин, Шиһабетдин Мәрҗани, Хөсән Фәезханов, Каюм Насыйри янәшәсенә тагын бер исем өстәлде дигән сүз. Шунысын да искәртү урынлы булыр: Минһаҗетдин хәзрәт бу хезмәтен язган вакытта татар тарихы буенча үз телебездә фәнни хезмәтләр басылып чыкмаган булган әле. Димәк, ул беренче дип фаразларга нигез бар.

Ничек мәгълүм булды?

Минһаҗетдин Җәбәли тарихи хезмәт язуга җөрьәт иткән, әмма төрле сәбәпләр белән әсәре дөнья күрми калган. Бу хакта мәгърифәтченең «Тәварихы Болгарийә вә татарийә» кулъязма җыентыгын басмага әзерләгән тарихчы Раиф Мәрданов болай дип сөйли. «Элек Минһаҗетдин Җәбәли җыентыгы археограф галимә, педагог Зәйнәп Максудова карамагында булган. Ул аны кайдан кулга төшергәндер – билгеле түгел. Җыентыкны 1962 елда Казан дәүләт университетының фәнни китапханәсенә тапшырган.  Кулъязма хәзерге вакытта сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә саклана. Аның белән галимнәр кызыксынганлыгы мәгълүм. Әмма җыентыкның каралама хәлендә булганлыгы, тексты тулы түгеллеге һәм битләре буталганлыгы сәбәпледер – аны тикшереп, нәшер итәргә омтылучылар һәм мәкалә язучылар билгеле түгел. Минһаҗетдин Җәбәлинең хезмәте, гомумән, фән дөньясында һаман да билгесез иде».

Кем ул, Җәбәли?

Тарихи әсәр язган Минһаҗетдин Сәйфулла улы – үзе белдергәнчә, Яшел Үзән районының Мамадыш авылына нисбәтле нәсел вәкиле. «Җәбәли» дигән нисбәсе гарәп телендәге «җәбәл» – тау дигән сүздән алынган һәм Идел елгасының уң тарафы – Тау ягы кешесе икәнен белдергән. Нәселләрендә «бабайлар унике кеше имам булып үткәннәр» дип искәрткән. Аның Бәчек зиратындагы кабер ташына «мулла Минһаҗетдин мулла Сәйфулла улы» дип язылганына караганда, әтисе дә имам булуы аңлашыла. Мәгърифәтче галим Каюм Насыйри да бер мәкаләсендә үз әтисенең 1857 елда Бәчек авылы мулласы Сәйфулла хәзрәт белән әңгәмәсен искә алган. Ул нәкъ менә Минһаҗетдинның әтисе булган. Димәк, төп нәсел тамырлары Мамадыш авылына бәйләнгән Минһаҗетдинга кадәрле үк аның әтисе Бәчек авылында имам вазыйфасын үтәгән. Зөя өязендәге Мамадыш-Әкил авылының 1850 елгы халык исәбен теркәү документында Сәйфулланың да гаилә әгъзалары теркәлгән. Анда Минһаҗетдин исемле улының 1838 елның 19 июнь көнендә туган булуы язылган. Минһаҗетдин Җәбәли Түнтәр авылында (хәзерге Балтач районында) данлыклы Гали ишан мәдрәсәсендә укыганлыгын һәм остазыннан Бәчек авылында имамлык итәргә рөхсәт-фатиха алганлыгын да язган.

Минһаҗетдин Сәйфулла улының тарихны мөкиббән китеп өйрәнүенә остазы Гали ишанның да йогынтысы булгандыр дип уйларга кирәк. Ишанның берничә удмурт гаиләсен ислам диненә күндерү вакыйгасы шәкертенә дә тәэсир итми калмагандыр, мөгаен. Идел буе төбәгендә яшәгән чуаш, мукшы, удмурт һәм башка халыкларның элек ислам динендә булганлыкларын ничек тә якларга омтылып язуы ихтимал шуңа бәйледер. Тарихчы Ризаэддин Фәхретдиннең Гали ишанның иң булдыклы 14 шәкерте арасында Минһаҗетдин Җәбәли исемен күрсәтүе дә очраклы түгелдер. «Бу шәхеснең тормыш юлы һәм гыйльми мирасы киләчәктә галимнәр һәм төбәк тарихын өйрәнүчеләр тарафыннан җентекләп тикшерүгә лаек, – ди бу җәһәттән Раиф Мәрданов. – Үзе дә мәдрәсәдә белем алган һәм укыту эше белән шөгыльләнгән кеше буларак, татарларда уку тәртибе турында ул язып калдырган мәгълүмат мәгариф һәм педагогика тарихыбыз өчен – шулай ук кыйммәтле ядкәр. Җыентыкта иске кабер ташларыннан, тел-сөйләм мисалларыннан, географик атамалардан, дини һәм фәнни китаплардан күчерелгән мәгълүматлар тупланган. Автор халык аваз иҗатына да мөрәҗәгать иткән. Борынгы төрки-татарларның төп ватаннары, килеп чыгулары, яшәгән һәм биләгән урыннары, ислам динен кабул итүләре тарихына зур әһәмият биргән. Идел буенда яшәгән чуашларның һәм фин-угор халыкларының татарларга якын нәселдәш тармаклар икәнлеген һәм барысының да әүвәл мөселман булып, Казан ханлыгы басып-яулап алынганнан соң гына мәҗүсилеккә төшкәннәрен язган».

Изгеләр каберлеге

Бәчек авылы гына түгел, барлык татар өчен Минһаҗетдин Җәбәли исемле милләттәшебез булу – яңалык та, зур горурлык та. Мәгърифәтченең кабер ташында аның 1893 елның 7 декабрендә, 54 яшендә вафат булганлыгы, 30 ел имам булып торганлыгы язылган. Ташъязмадагы мәгълүматка караганда, Минһаҗетдин Сәйфулла улы 1863 елдан алып Бәчек авылында имам вазыйфасын башкарган. Хәзрәтнең кабере янында шундый ук шәкелдәге ташъязмада аның җәмәгате Ләйләҗамал Габделгалим мәзин кызының исеме уелган. Ул ел ярымга иреннән алдарак дөнья куйган. Тарихчы мулла Минһаҗетдин Җәбәли вафат булганнан соң Бәчек авылында аның улы Мәхәммәтпарса имамлык иткән. Ул 1871 елда туган. Казанда Күл буе мәдрәсәсендә укыган. 1894 елда совет чорына кадәр мулла булып торган. Бәчек авылы халкы әйтүенчә, 1930 нчы елларда кулак итеп хөкемгә тартылган.

Бәчек авылында мәчет – бүген дә халыкны берләштереп торган бердәнбер урын. Элек башлангыч мәктәп бар иде, балалар булмау сәбәпле ябылды. Әмма аны, кыш көне ягылмаса да, бик карап тоталар. Беренчедән, ул – тарихи бина, монда Саҗидә апаның кызы Өммехания апа укыткан. Икенчедән, авыл халкы үз инициативасы белән экспонатлар җыеп, музей эшләп куйган. Авылда 120ләп кеше яши, 70ләп төтен бар. Бар шөгыльләре – терлек-туар асрау, җиләк-җимеш, яшелчә үстерү, күбесе күрше авылларга йөреп эшли.

Берьюлы ике вазыйфа алып баручы – җирле үзидарә башлыгы һәм Бәчек авылы имамы Хәйдәр Сибгатуллин белән соңгы вакыйгалар турында гәпләшеп алдык.

– Зираттагы борынгы ташларны белә, күрә идек, – ди ул. – Безнең әбиләребез, бабаларыбыз аларны «изгеләр каберлеге» дип атап, дога укырга йөрделәр. Без дә бу гореф-гадәтне дәвам итәбез. Тик, ничектер, анда җирләнгән кешеләрнең кем икәнлекләре турында сөйләшүләрне хәтерләмим. Кабер ташындагы хәрефләр нефтьне манчып язылган булса кирәк, ни гаҗәп, урыны-урыны белән кара төсләре бүгенгә кадәр җуелмаган. Югыйсә ташлардагы язуларны яңартып торучы булмады бит, тирә-юнен генә чистарта идек.

Әйтергә кирәк, бу зур эшнең башында тарихчы Ирек Хаҗиев тора. Ул, бер кайтканда, кабер ташларында ниләр язылганын укып киткән иде. Аннан кулъязма тарихы турында хәбәр ирештерде. Бу безнең өчен бик сөенечле вакыйга булды. Ничек булса да, якташыбызның исемен мәңгеләштерергә иде. Кулыбыздан килгәнне эшләү дигәндә, беренче чиратта мәчетебездә бер почмак ясап куярга исәплибез. Быел Бәчек авылына нигез салынуга 810 ел була. Аны да, тарихчыларны чакырып, истәлекле бәйрәм итеп үткәрәсе килә. Тукайның апалары турында да, Минһаҗетдин Җәбәли турында да кайтып-кайтып сөйләргә, милләттәшләребезгә җиткерергә кирәк дигән фикердә без. Әлегә якташыбызның нинди бөек кеше икәнлеген авыл халкы да аңлап бетерми кебек.

 

 


Фикер өстәү