Зирәк урманчы

Балык Бистәсе районы Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгына 34 ел гомерен багышлаган РСФСРның һәм Татарстан АССРның атказанган урманчысы Тимерхан Габделхаковны искә алу чарасы  узды.

Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгына шактый танылган шәхесләребезнең  язмышы бәйле. Үз вакытында биредә Россиянең һәм Татарстанның атказанган урманчысы Нургали ага Миңнеханов хезмәт куйды. Әтиләре монда эшләгәндә, аның өч улы: Рифкать, Рөстәм һәм Рәис дөньяга килде.   Алар да – республикабызда үзләрен таныткан билгеле шәхесләр.

Эшне Кызыл Йолдыз урманчылыгы җитәкчесе Нияз Тәҗмиев белән шул чорда эшләгән ветераннарны барлаудан башладык. Чакыру җибәрдек. Аларны үзебезнең арада күреп сөендек. Кызганыч, шактый ветераннарыбыз  инде бакыйлыкка күчкән.

Тимерхан Габделхак улына быел декабрь аенда 95 яшь тулган булыр иде. Искә алу чарасы Ямаш авылында башланып китте. Башта каберен зиярәт кылдык. Аның җәсәде хатыны Камал Хәйрулла кызы белән янәшә куелган. Ул да гомер буе Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгында хисапчы булып эшләде. Алыштыргысыз белгеч, үз эшенең остасы иде. Авыл мулласы мәрхүмнәрнең рухына Коръән укыды. Икесенең дә каберенә чәчәкләр салдык. Кабер өстен бизәгән кызыл канәфер чәчәкләре, розалар якыннарының, хезмәттәшләренең сагынуы да, яратуы да, хөрмәт итү билгесе дә иде.

Аннан соң Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгына кайтып, үзебез эшләгән бүлмәләрне карап йөрдек. Тимерхан Габделхак улы кабинетына да кердек. Юк икәнен дә беләбез. Керми китсәк, хәлен белми китәрбез күк иде. Монда шул ук тәртип, пөхтәлек… Аның белән бергә йөргән коридорлардан уздык. Күңелдә хатирәләр дулкыны кузгалды.

Кукмара якларыннан килеп, безнең Балык Бистәсен үз итеп, яратып яшәде Тимерхан Габделхак улы. Кызыл Йолдыз бистәсен чәчәкләргә күмде, халыкка уңайлы яшәү шартлары тудырды, эшчеләрнең мәнфәгатен кайгыртты. Бер генә нәрсәне дә игътибарыннан читтә калдырмады. Эшчеләрнең хезмәт хакын арттыруга мөмкинлекләр тудырды. Хәтта йорт саен халыкка җиләк-җимеш агачлары кайтартып таратты.

– Бакчаларыгызга утыртыгыз! Җимеш бирә башлагач, аңларсыз. Бакчасында алма үскән яшь-җилкенчәк, чит кеше бакчасына кереп, алма урлаудан туктар, – диде ул.

Бу да тәрбия чарасының бер үрнәге иде.

Урман хуҗалыгында яшьләр күп булганлыктан, күңелле, актив    яшәдек. Бистә гөрләп торды. Бәйрәм саен концертлар, спектакльләр куя, ел саен Сабантуйлар уздыра идек. Тимерхан Габделхак улы күп башлангычларга юнәлеш биреп торды.

Урманнарны саклау, аларның үрчемен арттыру, урман хуҗалыгының продуктлылыгын күтәрү һәрвакыт Тимерхан Габделхак улының күз уңында булды. Аның җитәкчелегендә урман хуҗалыгы җитештерү базасы булдырылды, агач материалларын, агач калдыкларын рациональ куллану, агач эшкәртү җайга салынды. Урман хуҗалыгының киләчәген уйлап, анда эшләргә кадрлар әзерләү мәсьәләсен, аларга белем бирү кирәклеген дә алдан ук уйлап эш итте. Үзе үстергән белгечләрне оясыннан җибәрә, яңа үрләргә рухландыра да белде. Күп кенә урманчыларга хыялларын тормышка ашырырга булышты. Мин дә аның хәер-фатихасы белән Казан шәһәр яны урман хуҗалыгына эшкә күчендем.

Еллар узган саен, аның ни дәрәҗәдә акыллы һәм алдан күрә белүче урманчы булуына ныграк инана барам.

Бервакыт шулай күп итеп чыршы, нарат агачлары утырттык. Тимерхан Габделхакович, юк-бар агач утыртабыз, дип борчыла. Имәннәр ел да орлык бирә алмаганга, имәнлекләр үрчемәгәнгә сызлана иде. Бу агачка өстенлек бирергә кирәклеген гел искәртә килде. Табигать имән, юкә, өрәңге, чикләвек, элмә агачларын көтеп, җирсеп яшәде. Глобаль җылыну процессы көчәя башлагач, теге вакытта утырткан чыршы-наратларыбыз үз функцияләрен үти алмас хәлдә калдылар. Моның шулай буласын әллә кайчан аңлаган булган зирәк урманчы.

Кызлары Равия  һәм Роза ханым шулай ук әти-әниләре турында күңел хатирәләрен кузгаттылар. Мул табыннар әзерләп, искә алу чарасын оештыручыларга рәхмәт хисләрен белдерделәр. Хәтер чарасында      катнашкан һәркем бу теләкләргә кушылды.

                                      Харис Мусин,

            Россиянең һәм Татарстанның атказанган урманчысы


Фикер өстәү