Казаннан ирле-хатынлы медиклар үз теләкләре белән СВО зонасына киткәннәр

Инсаф һәм Илүзә әйтүенчә, аларның бурычы – Россия хәрби хезмәткәрләренә медицина ярдәме күрсәтү.

Бүген “Бердәм Россия”нең “Яшь гвардиясе” активистлары, гаилә пары – 7 нчы шәһәр хастаханәсенең медбраты Инсаф Нуриев һәм балалар республика клиник хастаханәсенең Кан салу үзәге шәфкать туташы Илүзә Нуриева “Казан-1” тимер юлы вокзалыннан үз ихтыяры белән махсус хәрби операция зонасына киткән. Бу хакта “KazaFirst” яза.
23 яшьлек Инсаф һәм 24 яшьлек Илүзә узган елда өйләнешкән. Яшь пар, Россия Президенты игълан иткән Гаилә елында махсус хәрби операция зонасында медицина хезмәткәрләре сыйфатында эшләү турында карарга килеп, Оборона министрлыгы белән контракт төзегән.

Инсаф агентлык хәбәрчесе белән әңгәмәсендә ни өчен фронтка китүләрен аңлатып үткән.

– Без – медиклар, сырхаулар белән эшлибез. Яралылар белән эшләү – безнең бурыч. Анда хәрби хезмәткәрләргә кулдан килгәнчә ярдәм итәчәкбез, – дигән ул.
Ә инде бу хәлнең гаиләсенә ничек йогынты ясарга мөмкин булуы турында сорауга җавап биреп, берсен-берсе аңлауларын, бер-берсенә ышануларын басым ясап әйткән.
– Соңыннан балаларыбызга күргәннәребезне сөйләячәкбез, — дигән медик.


Фикер өстәү