25 яшьлек шәфкать туташының хатасы аркасында 10 айлык сабый әнисенең кулында үлгән

Кубань хастаханәсендә 10 айлык баланың үлүе турында эшне судка тапшырганнар.

Фаҗига узган елның февралендә Темрюк хастаханәсендә килеп чыккан. Җирле хастаханәгә әнисе белән 10 айлык сабыйны салганнар. Бала пешкән булган. Нарасыйга “капельница” куйганнар. Төнлә шәфкать туташы катетерны юмакчы булып, ялгыш тиешсез эремә керткән. Сабый санаулы мизгелләр эчендә әнисенең кулында вафат булган, дип яза “КП-Краснодар”.

“Темрюк үзәк хастаханәсенең 25 яшьлек шәфкать туташы саксызлык белән үлемгә китерүдә гаепләнелә”, – дип хәбәр ителгән Россия Тикшерү комитетының Краснодар крае буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән.
Тикшерүчеләр әйтүенчә, шәфкать туташы 13 февральгә каршы төндә, һөнәри бурычларына салкын карашта булу сәбәпле, катетерны юганда балага үлемгә китерердәй зыян салган.

“Шәфкать туташы 10 айлык баланың венасына урнаштырылган системаны катетердан алып, шуннан соң катетерны тиешсез эремә белән юган: ялгышып, эремәгә “Гепарин” препараты урынына “Тиопентал натрия” өстәгән”, – дип аңлатып үткәннәр төбәк прокуратурасында.

Баланың хәле шундук бик нык начарланган. Реаниматологлар тиешле барлык чаралар күрсә дә, кызчыкныүлем тырнагыннан йолып кала алмаганнар.


Фикер өстәү