Ерактагы диңгез кирәкми. Татарстан Рәисе эшмәкәрләр белән шәһәр яны ял итү урыннарын үстерү турында сөйләште

Ерактагы диңгез кирәкми. Татарстан Рәисе эшмәкәрләр белән шәһәр яны ял итү урыннарын үстерү турында фикер алышты.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, республикада туризм тармагын үстерү өчен шартлар тудырыла. Табигать һәм шәһәр яны туризмы да үсә.

Күп проектлар тормышка ашырыла, һәрберсенең үз өстенлеге бар. Безгә эчке туризмны үстерергә кирәк. Бүген Татарстаннан китмичә генә елга буенда яки урманда яхшы итеп ял итү мөмкинлеге бар. Безнең Зәңгәр күлләр, Кама, Идел, Нократ елгалары кебек кабатланмас урыннарыбыз бар. Мөмкинлекләр бик зур.  Моның өчен шартлар тудырыла. Иң мөһиме – бу эш белән шөгыльләнергә теләгән кешеләр, эшмәкәрләр бар. Әмма бу эшне экологлар һәм урманчылар белән берлектә алып барырга кирәк, – диде Татарстан Рәисе.

«Татарстан шәһәрләрен үстерү институты»фондының табигый территорияләр буенча департаменты җитәкчесе Оксана Саргина сүзләренә караганда, республикада шәһәр яны туризмына 3,3 миллиард сум күләмендә инвестиция салынган. Татарстанда 16 районда 42 объект эшли, 450 эш урыны булдырылган. 2022–2023 елларда аларда 80 мең кеше ял иткән. Өч елда тагын 2,6 миллиард сум акча тотып, 9 районда тагын 14 объект ачарга ниятлиләр.

Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов әйтүенчә, «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысасында узучы федераль грант бәйгеләре аша узган ел 18 табигать ял итү объекты 271 миллион сум акча алган. 220 миллион сумны Мәскәүдән алганнар. Моннан тыш, тагын 16 миллион сумны җиһазлар һәм инвентарь алу, ял итү урыннарын тәртипкә салу өчен тотканнар. Быел тагын ярдәм булачак.  

Очрашуда бизнес әһелләре Яшел Үзән, Питрәч, Спас, Биектау һәм Менделеевск районнарында урнашкан үз проектларын тәкъдим итте. Очрашу узган «Утрау» комплексы 2021 елда Яшел Үзән районында ачылды. Биредә 52 торак модуле, мунча комплексын үз эченә алган SPA-үзәк, бассейн, ресторан һәм башка ял итү мөмкинлекләре бар.


Фикер өстәү