24 яшьлек хоккейчы үлеменең нечкәлекләрен тикшерү комитеты ачыклаячак

Мәскәү шәһәрендә 24 яшьлек хоккейчы Иван Биткин һәлак булган: ул 25 каттан егылып төшкән. Фаҗига Мәскәүнең Хорошевское шосседа урнашкан йортта була. Спортчы йортның козырегоны килеп төшә.

Әлеге вакытта фаҗиганең сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый. Иван Биткин – Уфа шәһәренең “салават Юлаев” клубында тәрбияләнеп үскән хоккейчы. 2013 елда аны “Салават Юлаев” континенталь хоккей лигасында талантлар ярминкәсендә 159 нчы номер белән аны драфтлады. (Драфт – яшь уенчыны спорт клубының командасына уйнарга алу). Биткин 2017-2020 елларда Мәскәүнең “Звезда”, Нефтекаманың “Торос” һәм Кытайның “Ценг Тоу” командалары өчен уйнады.   Аның активында Югары хоккей лигасында 12 матч.   Якыннарының һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз.


Фикер өстәү