Татарстанда сарыклар һәм кәҗәләрне нигә киметәләр?

Татарстанда сарыклар, кәҗәләр һәм дуңгызлар саны кимегән. Татарстанстат мәгълүматлары буенча, республикада 341,2 мең сарык һәм кәҗә исәпләнә. Бу – узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 2,4 процентка кимрәк дигән сүз.

Авылларда сарык саны кимүне иң нык сизүчеләр – итек басучылардыр, мөгаен. Хәер, алары да хәзер бармак белән генә санарлык калып бара. Зур Кукмара авылында яшәүче Рәмзия Галимҗанованың күңел сандыгы бер авылдан берничә көн йон җыйган вакытларны да хәтерли әле.

– Без озак еллар итек басабыз инде, – ди ул. – Моннан 10–15 ел элек авылда һәр хуҗалык диярлек сарык асрый иде. Хәзер аларның саны кимегәннән-кими. Сарык малын тотуның файдасын күрмибез, диләр. Элек зур авылларда өчәр-дүртәр көн йон җыя торган идек, хәзер бер сәгатьтә эшебез тәмам да була. Алардан да йонны 3–5 кг гына алып чыгабыз. Ә бит элек капка саен ук булмаса да, күпчелек хуҗалыклардан 10–20шәр килограмм йон белән кайта идек. Моннан тыш, ни өчендер хәзер сарыклар бәтине дә берне-икене генә китерә башлады бит. Бишәр-алтышарны китергән чаклары артта калды.

Актаныш районының Күҗәкә авыл җирлеге элек-электән сарык асраучылары белән билгеле булган. Күҗәкә авылында да, Адай, Югары һәм Түбән Уръяды авылларында да сарыкчылык белән уңышлы кәсеп иткәннәр. Өлкән буын Югары Уръяды авылында сарык фермасының гөрләп эшләгән чакларын да хәтерлидер. Яшь һәм урта буын да озак еллар бу төр малларны асрап көн иткән әле. Тик соңгы елларда бу якларда да сарыкчылык башлыча фермерлар шөгыле генә булып калган.

– Элек бездә генә түгел, районның бөтен авылында да күпләп асрадылар сарыкны, хәзер берән-сәрән генә хуҗалыкта асрыйлар. Фермерларда һәм тагын берничә кешедә генә бар, – ди Күҗәкә авылыннан Нәфисә Гаязова. – Авыл бетүнең сәбәпләре нинди, сарыкныкы да шундый. Беренчедән, авыл картайды. Элек сарык, сыер асрап көн иткән буын олыгайды, китеп барды. Көтү дә хәзер я чират белән көтелә, я электр көтүче куела. Ә чират белән көтүне барлык кеше дә булдыра алмый. Акча түләп көттерүгә калгач, файдасы бөтенләй калмый.

Нәфисә Гаязова әйтүенчә, күпчелек кеше сарыкны файдасы булмаганга бетерә. Йонын сатып булмый, итен дә бөтен кеше яратып бетерми, ди ул.

– Бәлки күпләп асраган очракта файдасы бардыр да. Шашлык өчен яхшы бит аның ите. Корбанлыкка да күпләп килеп алалар дип беләм. Ә болай гади халык өчен аның мәшәкатеннән башкасы юк, – диде ул.

Арча районында яшәүче Галимҗан Абдуллин да кигән киемнәрдә синтетика өстенлек итү сарык йонын, бу төр мал асрауны кысрыклап чыгарды, дигән фикерен җиткерде.

– Күпчелегебез синтетикага күчте бит, – ди ул. – Совет заманында армиягә тун тегәләр иде. Сарыкның тиресе дә кирәк чаклар булды. Ул елларда сарык асрау отышлы иде. Элек халык йон белән бергә иттән дә табыш алса, хәзер итеннән генә бераз акча эшли ала. Гадәттә Корбан бәйрәмнәрендә саталар сарыкларны. Бер сарык сатып, кулга якынча 10 мең сум акча керә, дигән сүз.

Сарыклар белән бергә кәҗәләр дә кимегән хуҗалыкларда. Кайберәүләр: «Кәҗә дә булдымы мал?» – дип көлемсерәп кенә кырын караш ташлаганда, озак еллар хуҗалыкларында кәҗә асраган Халидә һәм Илсум Ибраһимовлар әлеге төр мал тотуны сыерга караганда да отышлырак, ди.

– Без сыерын да, кәҗәсен дә асрап карадык. Сыер асрау күпкә чыгымлырак чыга. Аңа печәнен дә, ашлыгын да, сенажын да, башкасын да әзерләргә кирәк, – ди ул. – Безнең якларда берара халык эре мал асрарга җае калмагач, кәҗәгә күчә башлаган иде. Чөнки аны тоту җиңелрәк, сөте дә файдалырак. Хәзер инде кәҗәсе дә, сыеры да калмады диярлек. Авылда кешесе калмагач, кем тотсын инде аларны? Мал бетә дип аптырыйсы юк инде, кешесе беткәч, анысы да булмас.. Без әле көтү кайткандагы гөр килеп торган урамнарны да хәтерлибез. Хәзер кичке якта да авыл урамнары тып-тын.

Зөһрә Садыйкова

 

 


Фикер өстәү