Көчле яңгырлар, яшен һәм боз явуы көтелә

Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава,  урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшен һәм боз явуы көтелә.

Көндез явым-төшемсез, төнлә томан төшүе ихтимал. Бу хакта республиканың Гидрометүзәге синоптиклары хәбәр итте.

Төньяк-көнчыгыш исә торган җилнең тизлеге 11-13 м/с, яшен вакытында 15-20 м/секундка кадәр җитәчәк.

Төнлә һаваның минималь температурасы +14..+19 градус, көндез  +28..+33 градус булачак.


Фикер өстәү