Яшел Үзәндә Яльчиктагы давыл вакытында үлүчеләрнең һәм зыян күрүчеләрнең гаиләләренә акчалалта ярдәм күрсәтелә

Мондый йөкләмәне шәһәр мэры Михаил Афанасьев бирде.

Яльчик күлендә давыл вакытында зыян күргән һәм һәлак булган яшел үзәнлеләрнең гаиләләре муниципалитеттан түләүләр алачак. Тиешле йөкләмәне шәһәр мэры Михаил Афанасьев бирде.

Һәлак булганнарның гаиләләренә — 50 мең сум, зыян күрүчеләрнекенә 30ар мең сум акча биреләчәк. Түләүләр 4 августта ук башланды, акча күчерү дәвам итә, дип хәбәр ителә Официальный Зеленодольск телеграм каналында.

Исегезгә төшерәбез, 29 июльдә Марий Эл Республикасында көчле давыл булды, анда Яшел Үзәннең өч кешесе һәлак булды, 7 кеше, шул исәптән бер бала, төрле җәрәхәтләр алды.

Яльчикта гомере өзелгән Гөлнара турында: «Ике кызы белән туган ягына җирләнде, ире әле һаман комада»


Фикер өстәү