Татарстанда дәүләт бүләкләре сатып алуга сигез миллион сум акча бүлеп биреләчәк

Татарстанда дәүләт бүләкләрен сатып алуга сигез миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Тиешле тендер дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

Техник бирем буенча, иң кыйммәтле дәүләт бүләге 9,9 мең сумга төшәчәк. Сүз «Республика алдындагы казанышлары өчен» орден медале турында бара. Аны 925нче проба көмештән 27-28 грамм авырлыкта бердәнбер экземплярда ясыйлар.

Моннан тыш, 9,7 мең сум «Атказанган хезмәткәр» күкрәк билгесен ясауга, 8,7 мең сум «Фидакарь хезмәт өчен» медаленә, 7,9 мең сум «ТАССР төзелүгә 100 ел» медаленә китәчәк. «Төбәктә җирле үзидарәне үстерүдә казанышлары өчен» медале иң арзан бәягә төшәчәк. Ул 7,1 мең сум тора.


Фикер өстәү