Татарстанда берәү ЮХИДИ бүлеге җитәкчесенә 100 мең сум ришвәт биреп котылмакчы булган

Татарстанда яшәүче ЮХИДИ бүлеге җитәкчесенә ришвәт бирүдә гаепләнә, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Тикшерүчеләр фаразы буенча, быел август аенда 61 яшьлек шоферны исерек хәлдә машина белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартканнар.

Тәртип бозучы 15 августта ЮХИДИ бүлекчәсе бинасына килә һәм җинаять җаваплылыгы турында күп тапкырлар кисәтүләргә карамастан, бүлек җитәкчесенең өстәленә 100 мең сум акча куя.

Полиция хезмәткәре ир-атның гамәлләре турында дежур частька хәбәр итә. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү бара.


Фикер өстәү