Россиядә газ счетчикларын 1 майдан яңача тикшерә башлаячаклар

Россиядә газ счетчикларын 1 майдан яңача тикшерә башлаячаклар. Поверка ясаткан вакытта, яңа таләпләр белән счетчикның ялганлавын да ачыклый алачаклар. Җиһазның дөрес эшләве аркасында газ да чыгып ятарга мөмкин.

Шулай ук кайбер очракта газ аз тотылып та, түләү бәясе күп исәпләнә. Яңача тикшерү боларның барысына да ачыклык кертәчәк. Шулай ук счетчикларына магнит куп, күп ягып, аз исәпләтеп ятучылар да чиста суга чыгачак. Бу очракта счетчикны газ оешмасына җибәреп, яңадан тикшерәчәкләр. Тагын шунысы да бар – үз программасы булган счетчикларга мондый тикшерү кирәкми.
– Газ счетчикларын тикшереп киткәч, без аңа пломба куябыз. Биш ел эшлим, әлегә кадәр газ урлаучыларга очрамадым. Яңача тикшерә башлагач, җиһаз хилафлыкларын күрсәтер диләр. Карап карарбыз инде, – ди бер газ оешмасы хезмәткәре Динар Закиров.


Фикер өстәү