Мәскәүдә «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумына әзерлек һәм аны үткәрү турында сөйләштеләр

Мәскәүдә «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумына әзерлек һәм аны үткәрү турында сөйләштеләр. Оештыру комитетының Россия Хөкүмәте вице-премьеры Марат Хөснуллин рәислегендә узган утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Искәртеп үтик: Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә Казандагы форумга федераль статус бирелде.

Марат Хөснуллин сүзләренчә, илнең социаль-икътисадый үсеше турында сөйләшкәндә төрле яклы мөнәсәбәтләрне ныгыту төп рольне уйный.

– Россия мөселман илләре белән элемтәне арттыруын дәвам итә, – диде ул. – Бу элемтәләр яңа перспективалар ача дип әйтеп була. Без ислам дәүләтләре ягыннан ярдәм тоябыз, аларның безнең позицияне тирәнтен аңлавын һәм конструктив хезмәттәшлеккә ачык булуларын күрәбез. «KazanForum» уникаль мәйданчык санала.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Россия белән ислам дөньясы арасында үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү – ил җитәкчелеге тарафыннан билгеләнгән өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Икътисадый хезмәттәшлекнең төп мәйданчыгы да – Казандагы форум.

– «KazanForum» чарасына ил Президенты йөкләмәсе буенча мин җитәкләгән «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме алып барган зур эшнең мөһим өлеше буларак карыйбыз, – диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, булачак форумның эшлекле программасын төзү буенча эш алып барыла. Президент искәрткәнчә, форум югары дәрәҗәдә оештырылачак.


Фикер өстәү