Иран башкаласына Казаннан туры рейслар ачыла

Nordwind авиакомпаниясе Казан белән Тәһран арасында туры авиарейслар ача. Бу хакта Казан аэропорты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аэропорт сайты мәгълүматларына караганда, Татарстаннан Иран башкаласына тәүге рейс 19 май – җомга көнгә билгеләнгән. Самолет Казаннан 21.10 сәгатьтә очып китәргә тиеш. Юлда булу вакыты – 3 сәгать чамасы.

“Казан” халыкара аэропортында искә төшереп үтелгәнчә, Россиядә яшәүчеләргә Иранга сәфәр кылу өчен виза алырга кирәк.

Исегезгә төшерәбез: авиакомпания инде 2022 елның ноябрендә үк Казаннан Тәһранга туры рейслар ачарга тиеш иде. Әмма, ихтыяҗның аз булуы сәбәпле, бу эш кичектерелде. Быел исә Россия икътисадый үсеш министры Максим Решетников Татарстан башкаласы белән Тәһран арасындагы авиарейсларның 28 марттан ачылачагын белдергән иде. Министр әйтүенчә, 2023 елда Россия һәм Иран төркемнәргә берләшкән туристлар өчен сәфәрләрне визасыз гына оештыра алачак.


Фикер өстәү