Күбекле тормыш. Проект белән кешене тәрбияләп буламы?

Россия Мәдәният министрлыгы «Традицион кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту» дигән план-проект хәстәрләде. Анда илдә яшәүче халык алдына килеп басарга мөмкин рухи-әхлакый үсеш киртәләре, безне «бозарга» мөмкин чит-ят идеяләр исемлеге китерелгән. Һәм, әлбәттә инде, Россия өчен һәрчак зарур саналган, милли дип табылган төп кыйммәтләр санап чыгылган. Проект-программа буенча фикер алышу, аны тулыландыру өчен вакыт алай ук күп каралмаган: 4 февраль җитүгә, документ расланыр дип көтелә.

Россияле халык сакларга, кыйбла итәргә тиешле традицион нормалар нинди соң? Буыннан буынга күчеп барырга тиешле милли ориентирлар дип министрлык кешегә, аның гомеренә ихтирам-хөрмәт, хокук һәм ирекләр, ватанпәрвәрлек, ватанга хезмәт итү, югары әхлакый идеаллар, ныклы гаилә, рухи байлыкның матди байлыктан өстенлеге, тарихи хәтер, кешелеклелек, шәфкатьлелек, гаделлек һ.б. саный. Табигый ки, саналганнарның күбесе гомумкешелек кыйммәтләре булып, үтәлгән очракта алар, дәүләтенә, яшәү урынына карамастан, һәр җәмгыятьне бизи. Илебез, биредә яшәүче халык ул асыл сыйфатларны тоташ үз итә, ныгыта, саклый алырмы, андый бизәлеш тормышыбызны яхшыртып,проблемаларны киметерме? Сораулар әлегә җавапсыз.

Министрлыкның гамәле, борчылуы аңлашыла. Илдәге рухият торышы булсын, дөньядагы рухи климат, кешене – кеше, халыкны халык итәргә тиеш кыйммәтләр булсын – алар бүген һич тә кирәкле югарылыкта түгел. Бүгенге процессларга карап, алар яхшырыр, дип әйтү дә авыр. Белергә теләгән белә булыр – әле бер гасыр элек кенә гаиләгә, дингә, никахка, тәрбиягә мөнәсәбәт бөтенләй башка булган. Анда тирәнлек һәм җитдилек өстенлек иткән. Бүген гаилә институты, диннәр, тәрбия алымнары – барысы да кризиста. Без күп нәрсәләргә артык җиңел һәм җавапсыз карарга өйрәндек. Җиһан белән гламур, кыланчыклык, ялтырау, барыннан да бигрәк акча идарә итә. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә күбек күбәйде. Бушлык, сансызлык артты. Чынлык, тирәнлеккә кытлык барлыкка килде. Дөнья, дөресен әйтик, шактый бозык һәм җилбәзәк бүген.

Россиядәге хәлләр дә шактый катлаулы. Безнең ил дигәндә, проблеманы биредә башкачарак аңлау да бар кебек. Төрле идеолог, сәясәтчеләр әйткәннәрдә генә түгел, проекттагы аерым җөмләләрдән дә биредәге халыкны, Көнбатыштан, андагы күпсанлы милләтләрдән өстен санау, иманлырак, әхлаклырак, хәтта ки затлырак итеп күрергә теләү дә сизелә. Рухият торышы өчен җаваплы аерым затларның биредә традицион саналган «ырмау»лар (скрепы) – ватан, аңа бирелгәнлек, байлыктан бигрәк рухияткә тартылуны (духовность), гаиләгә игътибар, төрле «зәңгәр», «ал»лыкка кискен негатив караш, башкаларны – югары сортлылыгыбыз, безне коткарачак фактор, дип бәяләве бер бүген генә түгел. Бу дөресме? Көнбатыштан, шул ук Европадан йөз чөереп кенә өстен була алырбызмы? Күңелгә хуш килмәгәннәре булган кебек, алардан алыр, өйрәнер сыйфатлар да юк түгел бит. Һәм киресенчә, бездә дә үзебез күркәмгә чыгарган, тик калганнар һичкайчан кабул итмәячәк яклар да бар. Гомумән дә, Шпенглер дигән автор үзенең «Закат Европы» дигән китабын язганнан бирле – гасыр буе «Иске дөнья»ны кайберәүләр югалып, инде бетеп баручы цивилизациягә чыгарып килсә дә, гомумкешелек кыйммәтләре ул кыйтгада үтәлми, дию хата булыр иде. Тормыш дәрәҗәсе, сыйфаты хакында бөтенләй дә ис- кәртәсе түгелдер.

Безләрдәге бик үк күркәм булмаган сыйфатлар дигәннән, мәгълүм тележурналист һәм җәмәгать эшлеклесе Дмитрий Губин дигән кешенең үзенчәлекле фикеренә игътибар итик. «Бөек халык, кабатланмас рухият (духовность), традицион кыйммәтләр – мин килешкән гыйбарәләр түгел. Мин россияле кавемне яратмыйм. Нигә дисезме? Теләсә кайсы хаким умырткасыз ул массаны үзе теләгән якка бөккәнгә. Илдәге халыктан теләсә нәрсә әвәли алганга яратмыйм. Россияле халык пластилин кебек…» Журналист күз уңында тоткан юашлык, буйсынучанлык, артык басынкылык ише сыйфатлар, алардан арыныйк, дию, әлбәттә инде, исеме телгә алынган проектта юк. Тик анда тагын бер хакыйкать бар кебек. Бар булган гаделсезлекләрдә властьны гаепләү дөрес түгел. Бездәге власть та Марстан килмәгән, шушыннан чыккан. «Һәр халык үз хөкүмәтенә лаек» («Каждый народ имеет такое правительство, какое заслуживает») – миңа калса, даһи билгеләмә. Барысы да халыкка, аның сыйфатына, үзаңга бәйле. Әлеге хәл татарга да бик кагыла. Әбиләргә әллә оныклары белән вата-җимерә русча сөйләшергә Мәскәү яисә Татарстан хөкүмәте кушамы? Татар мәктәпләрендә физика, математика, химияне русча укытыгыз, дип ата-аналар түгел, власть чәчрәп чыгамы?..

Министрлыкның план-проектындагы аерым пунктларга игътибар итик. «Ул пунктлар үтәлер шартлар бармы, тудырылганмы?» дигән сорау куйыйк. Хокук һәм ирекләр. «Тирәнтен халык» аларсыз да ярала, яши ала, әлбәттә. Тик традицион саналган кыйммәтләрне саклап яхшырудан тыш, искәртүебезчә, «халык сыйфаты» дигән киңрәк һәм гадирәк төшенчә дә бар бит әле. Сыйфатлы халык ул – ни дисәң дә, басынкы, «алма, пеш, авызыма төш», дип торган, хакимнәр игелегенә исәп тоткан кешеләр төркеме түгел, ә актив гражданлык позициясе булган, хокуклары өчен көрәшә белгән халык. Хөрлек юк икән, сыйфат та була алмый. Бу да – кагыйдә.

«Рухи байлыкларның матди байлыктан өстенлеге». Матур, яңгырашлы пункт. Бар халык та таза тормышта яшәгәндә ул күпмедер үтәлер дә иде. Тик байлар белән ярлылар арасындагы упкын тирәнәеп торганда гади кешегә: «Син кичке ашыңны ашама, китап укы», – дип әйтү авыр. «Форбс» исемлеге уңышлылык үлчәгече саналып, кешелек гасырлар буе чишә алмаган мәсьәләне чишкән математик Григорий Перельман үзенә тиешле миллион доллардан баш тарткан өчен диванага чыгарылганда рухи байлык өстенлеге хакында сүз куертып була микән?..

Булган кыйммәтләрне саклау, рухияткә йөз белән борылу, аңа өстенлек бирү – дөньяви проблема. Аларны күмәкләшеп хәл итәргә алынасы иде. Миңа калса, ул максатка иң туры юл барыннан да бигрәк программада әйтелгән ирек-хөрлек, хокуклар аша ята. Ел саен дистәләгән проект, программа хәстәрләсәң дә, хөрлек юк икән, гавам үзгәрми. Ул теләсә кайсы хакимияткә түзә, аның яклы булып кылана. Хакимият гамәлләрен һава торышы кебек котылгысыз санаган халык, кыйммәтләр, дип күпме генә сөйлмесә дә, кыйммәтен арттыра алмыйдыр.

Наил Шәрифуллин
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү