Алмаз хәзрәт Галимҗанов: «Мин карт, миннән булмый», – димик

Картлык көттереп тормас, һәркемнең ишеген шакыр. Октябрь башында гомер көзенә кергәннәрнең – Өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. Ислам динендә өлкәннәрне хөрмәтләү – бик әһәмиятле төшенчә, бу иманның һәм Аллаһны олылауның бер күрсәткече санала.

 Өлкәннәргә карата рәхим-шәфкатьле булу, аларны олылау турында Алмаз хәзрәт Галимҗанов белән сөйләштек.

 

– Динебездә өлкәннәргә хөрмәт турында ни диелә?

– Ислам дине өлкәннәргә яхшы мөнәсәбәттә булуны таләп итә. Гомумән, без һәр кешегә карата хөрмәт күрсәтергә тиеш. Әмма Аллаһы Тәгалә өлкәннәргә аеруча мәрхәмәтле булырга куша. Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисендә: «Минем өммәтемнең яше – 60 белән 70 арасы. Бу яшьтән артканның һәрбер елы – Аллаһның рәхмәте», – диелә. Сөекле пәйгамбәребез (с.г.в.) үзе дә өлкәннәргә карата бик яхшы мөнәсәбәттә булган. Шундый вакыйга да билгеле: яһүди кавеменнән булган сукыр берәү базарга чыгып, пәйгамбәребезне (с.г.в.) «ул начар, ул юньсез» дип сүгә торган була. Пәйгамбәребез (с.г.в.) моны ишетеп, көн дә аны ашатырга йөргән. Ул вафат булгач, аның сөннәтен дәвам итү максатыннан, иң якын сәхабәләренең берсе бу яһүдине ашата торган була. Бу сукыр, ризасызлык белдереп: «Син кем?» – дип сорый. Сәхабә: «Мин – сине ашатучы кеше», – ди икән. Яһүди исә: «Юк, мине ашаткан кеше ризыкны башта йомшарта торган иде. Аннан гел хуш ис аңкый иде», – дигән. Сәхабә, елап, пәйгамбәребез (с.г.в.) инде бу дөньяда юк, ди. Теге карт сискәнеп китә. «Мин бит аны көн дә сүгә идем, ә ул мине ашатып йөргәнме?» – ди дә ислам диненә күчә.

Аллаһның илчесе: «Берәр кеше олы кешегә хөрмәт күрсәтсә, Аллаһы Тәгалә олыгайган көнендә аңа да хөрмәт күрсәтер кешене янына китерер», – ди.

– Хәзер яшь гаиләләр бала тәрбиясендә әби-бабайны бик катнаштырмый. Үсеп килүче буынны тәрбияләүдә аларның роле нинди?

– Әби-бабайда бала тәрбияләү тәҗрибәсе бар. Алар да бу эштә катнашса, хәерле. Безгә дә бит догалар, Коръән аятьләре гыйлемле әби-бабаларыбыз аша күчкән. Хәзер 1960–1980 нче елларда туган кешеләр – үзләре әби-бабай. Әмма 1930 нчы елларда туган әби-бабайларыбыз белән чагыштырганда, аларның оныкларына бирерлек дини гыйлеме азрак. Балаларга рухи мирасны тапшыру – безнең өстебездәге бурыч. Әби-бабайлар дини белемне генә түгел, башка тормыш дәресләрен дә яхшы бирә.

– Олыгайган көннәрендә ата-анасын җиде ятка калдыручылар да, картлар йортына илтеп тапшыручылар да шактый…

– Бу – кызганыч күренеш. Ислам динендә: «Олы яшькә җиткән ата-анаңны кайгырту, яшәешен тәэмин итү – бурычың», – диелгән. Әмма кайбер вакытта гаеп ата-анада да була. Мәсәлән, үзләре дә олы яшькә җиткән ата-анасына җәбер күрсәткән булулары ихтимал. Аллаһы Тәгалә: «Ни күрсәтсәң, шуны күрерсең», – ди. Барысы да кире кайта.

– Өлкәннәр белән сөйләшкәндә нинди әхлак кагыйдәләрен истә тотарга?

– Ислам дине синнән яшь, гыйлем дәрәҗәсе, дөньяви дәрәҗәсе ягыннан аерылып торган кеше белән әдәпле, әхлаклы булып сөйләшергә куша. Гомумән, әдәпле сөйләшү синең телеңә зыян китерми. Киресенчә, Аллаһы Тәгалә каршында зур абруй яуларга булыша.

– Өлкәннәребезгә олыгайган көннәрендә дә күңел көрлеген югалтмас өчен нишләргә?

– Өлкән яшьтәгеләргә шуны әйтәсе килә: бу дөньяда без – барыбыз да кунак. Җәннәттә барыбыз да 33 яшьтә булырбыз, диелә. Олыгайган көндә догалар укып, игелекләр кылырга, Коръән укырга, намазга басарга кирәк. «Мин карт, миннән булмый», – димик. Буш вакытны гыйбадәткә, оныклар тәрбиясенә багышласак хәерле. Бер оныкны булса да дога кылырга өйрәтсәк, ничек хәерле! Өйдә утырабыз дип, актив тормыштан артта калырга кирәкми.


Фикер өстәү