«Салават минем язуны укыды да «егылды»…»

Мин «Салават» җыр театрында эшләгәндә, Салаватның «Жако» токымлы «Кацо» исемле попугае бар иде. Ул төрле сүзләр кабатлый һәм төрле авазлар чыгара. «Козел» дигән сүзне әйтергә ярата, телефон шалтыраган тавышны чыгара. Ул вакытлар Салаватның Чаллыдан Казанга күченеп йөргән чоры.  Салаватның студиясе – Чаллыда, мин инде Казанныкы булганга шул студиядә яши идем. Анда тәртип саклап торучы, кирәк булса ашарга пешерүче Мәдинә исемле ханым бар иде. Әлеге попугай күпмедер вакыт Мәдинәләрдә торган икән. Шунлыктан «Кацо» аның исемен өч төрле итеп әйтә иде. Беренчесе – Мәдинә, икенчесе – Мадин, өченчесе – Мадина.

Әлеге попугай күпчелек вакыт шушы студиядә яши иде. Кергән һәр кеше аның белән сөйләшергә, теләсә нинди ризык биреп сыйларга тырыша. Шунлыктан аның читлегенә: «Меня не кормить всякой ерундой!» – дигән язу ябыштырылган иде.

Көннәрдән беркөнне «Кацо»ны Казанга алып киттеләр, ул көннәрдә Салават барысына да ял бирде, минем барыр җирем юк, берүзем шул студиядә ятам. Тәрәзә янында басып тора идем, Салават белән Альфрид Якшимбетов килеп туктадылар. Тиз генә бер бит кәгазь алдым да попугай урынына барып утырдым. Менә ишек ачылды –  керделәр, мин исә «Кацо» чыгара торган авазлар чыгара башладым. Тегеләр, сак кына атлап бүлмәгә керделәр, Салават минем язуны укыды да «егылды»… Ә мин анда болай дип язган идем: «Меня кормить! Но не всякой ерундой!» Көлеп туйгач, Салават болай ди: «Килеп керсәм, «Кацо» тавышы! Аның Казанда икәнлеген белсәм дә, күңелгә ниндидер шик керде, авазлары шул ук бит!»

Салават шаяртуларны бик ярата. Сәхнәдә дә: «Миннән теләсәгез ничек көлегез, тик сыйфатлы һәм тамашачыга кызык булсын!» – ди торган иде. Әгәр кеше, бигрәк тә сәнгатьтә, үзеннән көлә белми икән, ул бәхетсез! Ә Салаватта үз-үзеннән көлү бик көчле, аның кешеләргә ошавының бер сәбәбе шушыдыр. Әгәр үз-үзеңә гашыйк булып, купшы күркә кебек йөрисең икән, синең бәяң – «өч тиен»! Бик күбәүләр Салаватка бары җырчы буларак, язмышның иркә баласы итеп көнләшеп карыйлар. Ә Салават – тулы бер дәвер, ул укылмаган китап кебек! Гомумән артист тормышы читтән карап торганда гына җиңел тоела, ә ул – авыр хезмәт! Солдатта булмаган кешегә солдат тормышын аңлата алмаган кебек, артист тормышының нечкәлекләрен сөйләп кенә аңлатып булмый! Хәер нигә «артист күлмәге»н үзеңә җайлаштырырга тырышырга, кирәк нәрсә түгел ул, бөтен кеше дә популяр җырчы булып бетә алмый. Артистлар – тормышны билгеле бер дәрәҗәдә матурлар, күңелле итәр өчен туган кешеләр. Шулардан ләззәт алыгыз!

***

И гомернең агышлары! Әле кайчан гына «Мөкәрәмә» такмаклары, «Урсал тау» белән татар дөньясына кергән Салават инде үзенең 35 нче сезонын үткәрде. Камал театры дисәң, Салаватны күзаллыйсың, Салават дисәң, Камал театры күзаллана! Август аенда халык театрга агылыпмы-агыла. Аннан инде Россия буйлап сәяхәт башлана. Тамашачы Салаватны һәм аның театрындагы сәнгать әһелләрен һәркайда түземсезлек белән көтеп ала. Салават чорында яшәвебез белән без бик бәхетле.

Илсур Мортаза,

Татарстанның атказанган артисты


Фикер өстәү