Парижда узачак Олимпия уеннарына Россиядән күпме спортчы барачагын фаразлаганнар

Киләсе елда Парижда узачак Олимпия уеннарына Россия спортчылары кертелсә, бездән анда 180 кеше чыгыш ясый алачак.

Россия спорт министры Олег Матыцин әйтүенчә, спортчыларның квалификациясе мөмкинлекләреннән чыгып билгеләнгән сан бу. «Командаларның катнаша алмаячагын аңлыйбыз. Бу – максималь сан. Гәрчә хәлләр көн саен үзгәреп торса да. Тик, кызганычка, яхшы якка түгелдер, мөгаен», – дигән министр.

Әлегә Халыкара Олимпия комитеты Россия, Белоруссия спортчыларын Парижда узачак уеннарга кертү турында карар чыгармады. Оешманың гамәлдәге кагыйдәләре буенча, ике ил спортчылары халыкара турнирларда нейтраль статуста һәм бары шәхси ярышларда гына чыгыш ясый ала.


Фикер өстәү