Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин уздырган чарада катнашты

Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инфраструктураны үстерү стратегиясенә багышланган стратегик сессиядә катнашты. Чараны РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин үткәрде.

Премьер-министр билгеләп үткәнчә, Хөкүмәт шәһәрләрнең һәм авылларның йөзен яхшырту буенча колачлы планнарны тормышка ашыра. Торак, балалар бакчалары һәм мәктәпләр, хастаханәләр, спорт корылмалары, кешеләрнең ял итү объектлары төзелә, инженерлык коммуникацияләре яңартыла һәм юл челтәре яхшыра. «ДНР, ЛНР, Херсон һәм Запорожье өлкәләренә аерым игътибар бирү мөһим, анда кыска вакыт эчендә Россиянең барлык субъектларында гамәлдә булган шул ук стандартлар буенча шәһәр мохите булдыру кирәк», — диде ул.

Төбәкләргә барлык тиешле бурычларны үтәргә ярдәм итү өчен, дәүләт башлыгы инициативасы белән яңа финанс инструментлары эшли башлаган. Алар арасында инфраструктура облигацияләре, бюджет һәм махсус казна кредитлары бар. «Санкцияләргә һәм тышкы чикләүләргә карамастан, төзелеш индустриясе берничә ел дәвамында югары үсеш темпларын күрсәтә. Моңа дәүләт ярдәме чаралары һәм системалы караш ярдәмендә ирешелде. Аерым алганда, 2023 елның беренче 7 ае нәтиҗәләре буенча төзелеш эшләре күләме 9%ка диярлек артты, ә янәшә өлкәләр һәм торак-коммуналь хуҗалык белән бергә тармакның тулаем эчке продуктка керткән өлеше 13%тан артып китте», — диде Михаил Мишустин.

Премьер-министр гражданнарның торак шартларын яхшыртуны өстенлекле бурычларның берсе дип атады. Гыйнвардан башлап 70 млн кв. метрдан артык заманча торак фонды кертелгән, бу 2022 елның шул ук чоры күрсәткеченнән артып китә.

Юл инфраструктурасы да тиз темплар белән үсеш ала. Мәсәлән, күптән түгел РФ Президенты катнашында Мәскәүдән Арзамаска кадәр М-12 «Көнчыгыш» трассасы участогы ачылды. Декабрьгә ул — Казанга, ә аннан соң Екатеринбургка кадәр барып җитә һәм Төмәнгә кадәр озайтыла. Гомумән алганда, быел мең километрдан артык федераль юлны гамәлгә кертү һәм тагын якынча 3,5 мең километрны норматив хәлгә китерү планлаштырыла. Шул ук вакытта сыйфатлы төбәк шосселары өлеше 52%ка җитәчәк, 26 мең км зур булмаган автотрассаларны ремонтлау нәтиҗәсендә планнан артып китәчәк.

Аннары сессиядә катнашучылар төзелеш тармагы өчен максатчан ориентирларны үтәү турында фикер алыштылар һәм гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән өстәмә карарларны билгеләделәр.


Фикер өстәү