«Санлы» дөнья сансызлыклары: «Андроид»ка 15 яшь тулу уңаеннан уйланулар

«Андроид»ка – 15 яшь. Һәркемнең дә диярлек кесәсендә яисә кулында йөргән хикмәтле җиһаз – смартфонның җаны, эчендәге җене һәм пәрие, аның төп инструкция-программасы балигълык яшенә якынлаша. Телефонга куелган, рәсми телдә «операцион система» дип аталган ул хикмәт булмаса, дөньяны үзгәрткән, адәми зат көненә йөз тапкыр баккан кесә әсбабы пластмасса, металлдан, ярымүткәргечләрдән торган кирәксез бер нәрсәгә әверелер иде.

«Җен» чүлмәккә, ягъни кесә телефонының смартфон дип аталганына 2008 елның 23 сентябрендә җайлап кереп урнаша. Шушы көнгә кадәр чыгарга җыенганы юк. Чыкмаячак та. Экранны көне-төне ышкып, без аны кушканны эшләргә генә мәҗбүр итәбез. Тыңлаулы ул – безнең теләсә кайсы теләгебезне мизгел эчендә үти дә куя. Сөйләшү, язышуны кесә телефоннарының күпкә гади булганнары да башкарды. Тик без бит нәфеслеләр, туймас тамаклар – безгә ул гына аз. Безнең теләсә кайда – урамда, транспортта, кибеттә, хәтта мунчада да интернетка керәсебез, мессенджерларда фотолар алышасыбыз, социаль челтәрләрдә утырасыбыз килә. Күндәм һәм үтә дә җитез «җен», ягъни программа барысын да эшли генә түгел, аның әле ел саен диярлек әллә күпме опция-мөмкинлекләр өстәлгән яңадан-яңа версияләре дә чыгып тора. Ул гынамы, без әйткән ул платформа әле тагын планшетларга, фитнес-сәгатьләргә, телевизорларга, кайбер ноутбукларга да куела һәм эшли.

Язуларынча, адәми зат кулыннан төшерергә бик яратмаган җиһаз – телефонны мең дә бер төрле функцияле итәчәк ул программаны беренче башлап Android Ins дип аталган Америка компаниясе 2005 елда әвәләргә алына. Бераздан аны күбебез тагын да шул телефон аркасында яхшы белгән Google сатып ала. Бүгенгә операцион системаның инде 14 версиясе эшләнгән һәм кулланучыга тәкъдим ителгән. Һәр версия эчендә әле тагын да версия-вариантлар барын белгәндә, берсеннән-берсе камилрәк йөзгә якын төр «телефон пәрие» килеп чыга. «Пәри» бәясе телефон бәясенә кертелгән, теләсә кайсын сайлап ала аласың. Дөньяда чыгарылган барлык смартфоннарның 80 проценттан артыгының эчендә бүген без сөйләшкән программа – Андроид утыра. Кыйммәтле, элиталы смартфон – «Айфон» (iPhone) «җене» булган iOS дип аталган операцион система, таралышы буенча, без әйткән программаны беркайчан да куып җитә алмаячак. «Айфон» – кыланчыклар һәм мактанчыклар телефоны. «Җене» уңган-булганрак саналса да, артыгын кыра алганы юк әле…

Цифрлашу, ясалма интеллект, башкасы хакында бүген күп сүз сөйләнелә. Технологияләр шактый азынган заманда яшибез, башкача була да алмыйдыр. Кайчакта, хәерлегә генә булсын инде барысы да, диясе дә килә. Ни өчен дигәндә, техник һәм технологик алгарыш олы адымнар белән алга атлаганда, рухият өлкәсе урында таптана яисә алга артык акрын бара. Дөньялар тыныч түгел. Цифрлы технологияләрнең исә тыныч тормышка эшләмәгәннәре әле күбрәк тә. Адәми затның холык-фигыле шундый, ниндидер олы гарасатка килеп җитмичә ул туктамаска да мөмкин. Бүгенге мәгълүмат ташкыны, аның башлыча негатив кимәлдә булуы да һич тә файдага түгел. Технологик прогресс бераз акрынайсын, әхлак, иман, шәфкать, миһербанлылык дигән кыйммәтләр алга чапсын иде дә бит. Юк, әлегә киресенчә…

«Андроид» булсын, ул куелган бүгенге телефоннар, гаджетлар, кайбер компьютерлар, заманча телевидение булсын, барысы да – цифрлашу нигъмәте. Ул шаукым хакында, әйткәнебезчә, бүген ялкау гына сөйләми, язмый, күрсәтми. Газета укучыларга, шул өлкәгә караган белгечлек иясе буларак, аның асылы хакында кайбер ачыклыклар кертәсем килә. Цифрлаштыру нинди мәгълүмат бар, барысын да элемтә каналлары аша санга әйләндереп, кирәк җиргә озату, кабул итү, санлы форматта эшкәртүне аңлата. Ә андый матавык, ахыр килеп, һәрдаим электроникага, электрон технологияләргә барып тоташа. Санга әйләндерү саннар санап утыру түгел, ул – барын да икеле санау системасына күчерү. Икеле санау системасында барысы ике генә сан бар: 1 һәм 0. Ягъни чипның, микросхеманың кайсыдыр «тәпи»ендә сигнал йә бар, йә юк. Видеомы ул, фотомы, текстмы, санлы мәгълүматмы – һәммәсе шундый рәвешкә – 0 белән 1дән генә торган комбинациягә китерелә.

Ни өчен? Чөнки алай эшкәртү дә, кабул итү дә, озату да нык җайлы. Цифры халәттә саннар да гел башка: 10 – икелене, 11 – өч санын, 111 сигезне аңлата. Сүзләрне, мәсәлән, «мин сине яратам»ны цифрлаштырсак, 30дан арткан «0» һәм «1»дән торган су буе сан килеп чыга. Цифрлашу шундый күп урынлы саннар белән эш итүгә кайтып кала да инде. Кабул ителгән су буе саннар, кирәк чагында – кешегә ирештерергә кирәк булганда, янәдән гадәти рәвешкә кайтарыла. Шул ук фотографияне, мәсәлән, меңәрләгән саннарны укып аңлау, күрү мөмкин түгел бит. Ике кеше телефоннан сөйләшкәндә исә, трансформация, ягъни саннарга күчү, телефонына карап, булырга да, булмаска да мөмкин. Белгечләр аналог калыбы (аналоговый сигнал) дип атаган форматта эшләгән телефоннар да әлегә бар. Тик кемдер диалогны диктофонга яздыра икән, тагын да шул цифрлар кулланыла…

Цифрлашу кирәк, мөһим. Тик ул юнәлешкә кереп киткәндә, бераз як-якка карану, аның зарарлы якларын ачыклау да үтә мөһимдер. Шул ук «Андроид», кесә телефоннары өлкәннәргә, бәлки, ярап та торадыр, тик бала, аның физик һәм рухи сәламәтлеге дигәндә, ул – бәла. Халык моны әле аңлап җиткерми. Аңлагач, соң булмасын иде. Смартфон – глобализациянең дә нәтиҗәле ярдәмчесе, колы. Без – татарны, бигрәк тә балаларыбызны туган теленнән, милли мохиттән аралаучы да шул. Гыйлем чишмәсе – китаптан халыкны биздерү дигәндә дә аның роле бик зур. Бу яклардан караганда, санлы технологияләр, санлы дөньяга карата «сансыз» сүзен, сыйфатын куллану да урынлы кайчак.

Наил Шәрифуллин

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү