Татарстан Хөкүмәте республика оешмалары өчен кирәкле һөнәрләр исемлегенә яңаларын өстәгән. Премьер-министр Алексей Песошин бу җәһәттән боерыкка кул куйган.
Шулай итеп, яңартылган исемлеккә химик анализ лаборанты, тимер һәм эретмәләр коючы, буяучы, кран машинисты, цех механигы, контроль-үлчәү приборларын көйләүче, автомат һәм ярымавтомат станоклар операторы, тимер эретүче, бораулаучы, слесарь, токарь кебек һөнәрләр кертелгән.