Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә узган Инфраструктураны үстерү буенча стратегик сессиядә катнашты

Торак төзелеше темпларын киметмәскә, тармакка яшь белгечләрне җәлеп итәргә. Мәскәүдә узган Инфраструктураны үстерү буенча стратегик сессиядә шул хакта сөйләштеләр. Утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин, утырышны ачып, тармак уңышларын барлады.

Аның сүзләре белән әйтсәк, чикләүләргә карамастан, тармак үсештә. Моны саннар да дәлилли. Әйтик, соңгы өч елда гына да башкарылган эшләр күләме 15 процентка арткан. Былтыр файдалануга тапшырылган йортлар күрсәткече дә рекордлы иде. Бу 3,5 млн гаиләгә торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирелгән дигән сүз.

Михаил Мишустин әйтүенчә, шушы темпны саклау да мөһим. Моның өчен тармакны көчле белгечләр белән баету да кирәк. Тагын бер мөһим юнәлеш – логистиканы камилләштерү. Бу җәһәттән ул М-12 трассасының Мәскәүдән Казанга кадәр булган өлешен быел (вакытыннан алда!) кулланылышка тапшырырга җыенуларын әйтте.

– Биш еллык юл эшчәнлеге планын финанслауның гомуми күләме 13 трлн сумга якын тәшкил итә. Бу җитди матди чаралар. Хәзер безгә билгеләнгән бар нәрсәне эзлекле һәм, иң мөһиме, нәтиҗәле итеп тормышка ашырырга кирәк. Без бу юнәлешне даими контрольдә тотачакбыз. Алда торган эшләрнең шактый күләме төбәк юлларын яңарту белән дә бәйле. Россия субъектларына мондый максатларга 140 млрд сумга якын казна кредитлары бирү турында карарлар кабул ителде, – диде Михаил Мишустин.


Фикер өстәү