Казан мэры шәһәрдә халык санының 2 миллионга җитәчәген әйткән

Казанда халык саны 2050 елга 2 миллионга җитәргә мөмкин. Шәһәр мэры Илсур Метшин шулай дип фаразлый. “2 миллион кешеле шәһәр – иң уңайлы идарә ителешле, җыйнак һәм икътисади яктан акланган модель. Хакимият шушы күрсәткечкә омтыла”, – дигән ул.

Исегезгә төшерәбез: 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу мәгълүматларына караганда, Казанда барлыгы 1 308 660 кеше исәпләнелә. Шуның 592 360ы – ир-атлар һәм 716 300е – хатын-кызлар. Күбесе Совет районында яши: 336 927 кеше. Вахитов районында яшәүчеләр иң аз санда: 85 005 кеше. Шәһәрнең Идел буе районында – 272 527 кеше, Яңа Савин районында – 222 926, Киров районында – 140 001, Мәскәү районында – 133 168, Авиатөзелеш районында – 118 106 кеше гомер кичерә.

Татарстанда яшәүчеләрнең (4 004 809 кеше – соңгы дистә ел эчендә 218,3 мең кешегә арткан) өчтән бер өлеше Казанга туры килә.


Фикер өстәү