Инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә һәм инвалид ата-аналарга 10ар мең сум биреләчәк

Казан хакимияте Инвалидлар декадасын үткәрү кысасында социаль ярдәм күрсәтү өчен инвалидлары булган гаиләләргә түләү билгеләгән.

Бу җәһәттән тиешле карар шәһәрнең документлар һәм хокукый актлар җыентыгында басылып чыккан. 10 мең сум күләмендә бер тапкыр түләү ике һәм аннан күбрәк инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә; ана-ананың икесе дә инвалид булып, балигъ булмаган бер яки аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә; балигъ булмаган бер яки берничә бала яки инвалид балалар тәрбияләүче ялгыз инвалид ата (ана) алачак. Акчаны яшәү урыны буенча район хакимиятләре билгели һәм түли.


Фикер өстәү