Күрше республикада югары уку йортлары дистанцион укытуга күчә

Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогика университеты дәресләрне һәм сессияне дистанцион форматка күчерә. Ягъни студентлар читтән торып консультация узачак һәм имтиханнар тапшырачак.

Шул хакта боерыкка югары уку йорты ректоры Салават Сәгыйтов имза куйды, дип яза «Башинформ».

«Дәресләр һәм сессия университетның дистанцион укыту системасында электрон һәм дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып узачак. Күчмә практика санитар-эпидемиологик таләпләргә туры китереп оештырылачак», диелә боерыкта.

Элегрәк Уфаның кайбер көллиятләре һәм техникумнары укыту һәм сессияне тапшыруның дистанцион форматына күчкән иде.


Фикер өстәү