Бодай белән генә чеби үсми

Шәһәрдә яшәүчеләрнең генә түгел, авыл халкының да сыйфатлы ит ашыйсы килә. Балык Бистәсе районының Котлы Бөкәш авылында ит җитештереп сату белән шөгыльләнгән эшмәкәр Раил Минһаҗетдинов әнә шулай, ди. Ул ай саен инкубаторда 150шәр чеби чыгарып, кош ите сата. Бер тәмен белгәннәр алдан ук 10 – 50 килога заказ биреп куя икән.

Моннан биш ел элек тавык асрап, йомырка сатып караган ул. Аннан чеби бизнесына керешкән. Иске мунчаны җылытып махсус урын ясаган, инкубатор сатып алган. Бер партиядән 800ләп чебеш чыгарган. Тик әллә ни табышлы түгел икән. Әгәр берьюлы 5шәр мең күкәйдән чыгарсаң гына, файдалы, ди. Ләкин моның өчен чыгымнар кирәк. Шуңа күрә Раил кош итен сатуны отышлырак дип саный. Ай саен Чехиядән “кросс Кобб – 500” дигән бройлер йомыркасына заказ бирә. Бу барлык йомыркадан да чеби чыгачак дигән сүз түгел. Гадәттә, 80 проценты яраклы була икән. Үзебезнең тавыклар салган йомырка ярамыймы? Раил әйтүенчә, итләч токым булганга, чит илнекенә өстенлек бирәләр. Ите җитешкәнне дә озак көтәргә кирәкми. 20 көн эчендә чеби чыкканны көтәсе, айдан артык тәрбиялисе. 8 апрельдә чебиләрем чыга, дип көтеп тора ул. Чебиләр дип җенләнгән кеше мин, ди үзе турында.

– Авыл кешеләре чеби сатып алырга әзерләнә башлады инде. Урын барлый, ашатырга ризыгын юнәтә. Сатып алу – бер нәрсә, аларның үсүе дә кирәк. Урамга килеп сатучылардан алган идек, бер дә уңмадык, диючеләр дә очрый. Янәсе, аяклары чатый-потый, эчләре китә, юньле-рәтле ашамыйлар. Чебине башыннан сыйпап алырга кирәк икән дип тә ишеткән бар. Әйбәте нинди була соң аның? – дип сорыйм эшмәкәрдән.

– Башыннан сыйпау – монысы ырым-шырым. Юньле булмады дигән сүзне күбрәк тәрбияли белмәгәннәр әйтә. Кемдер чебиләргә бодай гына бирә, аның белән генә көрәймиләр бит. Мин үзем катнаш азыкны кызганмыйм. 25 көннән бодай, арпа, солыны тегермәннән чыгарып, катнаштырып бирәм. Витаминсыз да булмый. 10 көннән соң берничә көн ризыкка селен, кальций салам. Югыйсә аяклары зәгыйфьләнәчәк. Бернинди антибиотик та эчертмим. 40 көннән  3 кило тирәсе, суярлык булып җитешәләр. Әлбәттә, катнашазык ашатмаган чебешне ярты ел буе үстерергә мөмкин. Чебиләргә җылы, якты урын кирәк, савытларында һәрвакыт су, катнаш азык торса, шул җитә, – дип аңлата Раил кош-корт асрау нечкәлекләрен.

Хатыны Фәридә – укытучы. 10 яшьлек улы Раяз белән ул да чебиләр карарга булыша. “Бер кеше генә барысына да җитешә алмый. Аны бит үстергәч, эшкәртәсе дә бар. Улыбыз, сулары бетмәгәнме дип, карап кына тора. Җәй көне бергәләп кычыткан себеркесе җыябыз. Кышын чебиләргә төнәтмәсен эчерәбез. Җәй көне яшел үлән ашатабыз”, – ди Фәридә.

Җитештергән итне базарларга барып, сатып интегеп йөрмиләр. Кайчак авыл халкы да алып бетерергә мөмкин. Җитми дә икән әле. Күрше авыллардан да заказ бирүчеләр бар. Кыскасы, хәләл тавык итен алдан көтеп торалар. Итнең килосы – 230 сум. Бәясен кыйбатсынмыйлар, экологик яктан чиста продукция икәнен беләләр. Минһаҗетдиновлар чебиләр санын арттырып, итне күбрәк җитештерергә дә җыенмый. Ул чакта кадере бетәчәк. Әлегә клиентларын беткәннән-беткәнгә  ит белән тәэмин итәләр. Табышы зур булмаса да,  көндәлек тормышны  алып барырга җитә икән. Шуңа да риза алар.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү