Татарча сөйләшәбез: шаһит/шәһит

Татар теленә гарәп теленнән кергән сүзләр кайчак башны бик бутыйлар. Узган саннарның берсендә мәкаль һәм мәкалә сүзләрен тикшергән идек. Аларны гарәпчә бер үк төрле язылышлары берләштерә иде. Шаһит һәм шәһит сүзләренең дә шундый ук үзенчәлеге бар.

Гарәп телендә шәһит һәм шаһит сүзенең язылышы бер үк диярлек. Тамырлары – [ш һ д] тамыры. Ә аерма исә бары бер хәрефтә.

Гарәпчә [ш ә ә һ и д] дип языла торган сүз нәрсәне дә булса күргән, күзәткән кешене аңлата. Русча әйткәндә – свидетель, татарча – шаһит.

Гарәпчә [ш ә һ и д] дип язылган сүз исә өч мәгънәгә ия. Беренчедән, шаһит, ягъни күрүче-күзәтүче-белүче. Икенчедән, сугышта һәлак булган кеше, шәһит. Өченчедән, газап кичереп үлгән (үтерелгән) кеше.

Асылда, бу сүзләр татарча икесе дә бер үк рәвештә язылырга тиеш сыман. Әмма ике төрле мәгънәне катнаштырмас өчен язылышта шундый үзенчәлек кертелгән. Димәк, шаһит ул – свидетель; шәһит – мученик.

Раниянең абыйсы никахта шаһит булды.

Сибгатулла агайның өч улы сугышта шәһит китте.

Мәгънә аермасы бик яхшы аңлашыладыр.

Шаһит белән шәһитнең бер тамырдан булуы бер дә гаҗәп түгел. Ислам динендә шәһитләр дип дин өчен көрәштә һәлак булучыларны атыйлар. Дин өчен изге юлда һәлак булган кешеләр гамәлләре аша иманнары барлыгына шаһитлек итәләр, аны раслыйлар. Христиан динендә дә нәкъ шундый күренеш күзәтелә. Борынгы грек телендә һәм латин телендә «мученик» – «мартир» (martyr) сүзе бер үк вакытта шаһитне дә, шәһитне дә аңлата.

Шәһәдәтнамә сүзе дә шушы ук тамырдан. Ул турыдан-туры «свидетельство» дигәнгә туры килә.


Фикер өстәү